+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
9 Сентября , 03:20

Концерт кайгысы юк

Шушы көннәрдә җырчы, музыкант Закир Шаһбан үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләгән.

Концерт кайгысы юкКонцерт кайгысы юк
Концерт кайгысы юк
Бу уңайдан Закир һәм Гөлүсә Шаһбаннарга: «Ни өчен зур концерт оештырмадыгыз?» – дигән сораулар да ешайган. Гөлүсә Шахбан бу сорауга ачыклык кертеп, юбилей кичәсен уздырмауның ике төп сәбәбен атады, дип яза "Интертат".

«Закирның иҗатын яратучылар, бәлки, юбилей концерты көткәннәрдер. Концерт оештырмауның сәбәпләрен әйтеп үтәм.

Беренчедән, Яңа елдан соң әниебез бераз авырый башлады һәм 31 мартта бакыйлыкка күчте. Урыннары җәннәттә булсын. Закирның юбилей концертын уздырырга дип, 6 сентябрьгә «Чулпан» мәдәният үзәгендә көн алынган иде. Күңелдә концерт оештыру теләге калмады. Без ул чараны уздырмаска булдык. Минем өчен әнисез көннәр башланды», – ди ул.

Икенче сәбәп — концертның зур чыгымнар таләп итүе.

«Без әле март башында уты да, суы да, газы да, ишеге дә, тәрәзәсе дә булмаган йортка августта күчендек. Йортыбыз бик күп чыгымнар сорый. Ә Казанда бер концерт кую да зур чыгымнар таләп итә. Тамашачыны концертларга җәлеп итәр өчен, моны күп еллар дәвамында традициягә әйләндерергә кирәк. Шуңа күрә концерт оештыруга кертәсе чыгымнар урынына акчаны өебезгә тотарга дигән карарга килдек. Алда әле очрашулар насыйп булсын. Бу – Закир сәхнәдән китә дигән сүз түгел. Милләткә хезмәт итүе дәвамлы булсын», – дип аңлаткан аның тормыш иптәше.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас