

Утырыш башында Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышында катнашкан Георгий Платоновның шәхси архивы Республика Хәрби Дан музеена тапшырылды.
Радий Хәбиров мәдәният өлкәсендә башкарылган эшләргә тукталды. Аның сүзләренчә, быел федераль бюджеттан тармакка якынча 750 миллион сум җәлеп ителгән. Бу акчалар хисабына яңа мәдәният учреждениеләре төзелә һәм гамәлдәгеләре капиталь төзекләндерелә. «Гаилә» гомумдәүләт проекты кысаларында эшләр дәвам итә.
— Бүген бөтен эшебез «БАРЫСЫ ДА ҖИҢҮ ӨЧЕН!» дигән девиз астында бара. Мәдәният өлкәсенең монда аерым роле бар, — диде республика Башлыгы.
Ул мәдәният учреждениеләренә махсус хәрби операциядән кайткан катнашучылар өчен социаль-мәдәни тернәкләндерү үзәкләре булдыру бурычын куйды. Шулай ук муниципалитетларда СВО темасына багышланган экспозицияләр әзерләүдә Республика Хәрби Дан музеен методик үзәк итү тәкъдим ителде.
Утырышта тарихи хәтерне саклау, патриотик тәрбия, мәдәният объектларын яңарту һәм туризмны үстерү мәсьәләләре дә каралды. Радий Хәбиров 2028 елда Уфада Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммитын үткәрүгә әзерлекнең мәдәният учреждениеләренә дә зур бурычлар йөкләвен билгеләде.
— Сезнең алдыгызда зур җаваплылык ята — республикадагы әхлакый мохит өчен җавап бирәсез. Сезнең сүзегезгә, позициягезгә күпләр колак сала. Бүгенге уртак бурычыбыз — БАРЫСЫ ДА ҖИҢҮ ӨЧЕН! — дип ассызыклады Радий Хәбиров.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102