+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 Сентября , 10:00

"Фотолар юк. Күз тиюдән куркасызмы?"

Алия Карачурина бик күп сорауларга җавап биргән.

"Фотолар юк. Күз тиюдән куркасызмы?""Фотолар юк. Күз тиюдән куркасызмы?"
"Фотолар юк. Күз тиюдән куркасызмы?"
Ул күптән түгел tatnews .tatar каналында кунакта булды. Интервьюда ул бала тапканнан соң ничек тернәкләнүе һәм ире белән кече улына исем сайлавы турында сөйләде.

- Син күптән түгел генә бала таптың, ә инде шундый матур күренәсең!

- Әйе, Интернетта матур фотосурәтләр күргәч, барысы да яхшы дип уйлыйсың. Мин яхшы фотолар гына урнаштырырга тырыштым. Тернәкләнү, әлбәттә, бу юлы авыррак булды. Алим (өлкән улы) белән җиңелрәк булды.

-Син беренче йөклелек вакытында да, икенче тапкыр да Ришат белән бергә бала табу турында белдергән идең. Килеп чыктымы?

- Мин Ришатны мәҗбүр итмәдем. Мин аңардан: "барасыңмы?" - дип сорадым. Ләкин миңа ул моңа әзер түгел кебек тоелды. Алим тугач: «Эх, барасы булган!" диде. Райан туар алдыннан без аның бала тапканда минем янда булачагы турында килештек. Ләкин барысы да тиз һәм ашыгыч булды. Ришат янда юк иде. Ул улы тугач кына килде.

- Улыңа исемне кем сайлады ?

- Безнең исемнәр исемлеге бар. Райан исеме дә бу исемлектә иде. Һәм менә аңа чират җитте.

- Ә Алим исемен кем сайлады?

- Мин бу исемне Интернетта күрдем һәм аны безнең исемлеккә керттем. Ул беренче булып чыкты.

- Кыз булсын иде дигән теләк булдымы?

- Әйе, кыз туса, бик яхшы булыр иде, дип уйладым. Ләкин малай булачагын белгәч тә кәефем төшмәде.

- Нигә сез өлкән улыгызны социаль челтәрләрдә күрсәтмисез? Сез күз тиюдән куркасызмы?

- Мин моңа ышанам дип әйтә алмыйм. Мин бу турыда гомумән уйламыйм. Тик менә Ришат моңа ышана, шуңа күрә без улыбызның фотоларын куймыйбыз.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас