Гаилә сабый белән дә юлга чыга башлаган. Бу турыда Ришат социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләде.
«Ходайга тапшырабыз да чыгабыз. Иң яратмаганым – юлда бару. Әкрен генә, ашыкмый гына чыгабыз», – дип уртаклаша яшь әти.
Бер тапкыр юл-транспорт һәлакәтенә эләккәч, ул үзенең аеруча сак булуын әйтә.
«Мин пессимист түгел, әмма һәрвакыт сак булырга тырышам. Бер елны мин дә авариягә эләктем һәм шуннан соң карашым үзгәрде. Юлда һәрвакыт сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Шуңа күрә юлларда исән-сау йөрергә язсын», – дип тели ул.
Әйткәндәй, беренче уллары Алим белән алар балага 10 көн тулгач та юлга чыккан булган.