Ул эпидураль анестезиядән соң берәрсенең аркасы авыртамы, дигән сорау биргән. Аның сүзләренчә, соңгы вакытта аны аркасындагы көчле авыртулар газаплый башлаган.
-Сәбәпне мин эпидуралкада күрәм. Кемнең мондый хәлгә калганы бар? Анестезиядән соң биш елдан соң арка шулай авырта аламы? Аякларым да сызлый. Йөргәннән соң аркам нык авырта. Кичкә таба бөтенләй коточкыч хәл, - дип уртаклашты ул.
Гөлназ Асаева кызы Динәне 2021 елның 17 октябрендә тапты. Йөклелек һәм бала табу турындагы нечкәлекләре белән җырчы үз социаль челтәрләрендә уртаклашмады, әмма бала тапканда эпидураль анестезия кулланылганы билгеле (бу дару чарасы умыртка каналы эченә кертелүче авыртуны баса торган ысул).