+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 Сентября , 08:20

Мәдәният – җиңүгә илтүче көч

Радий Хәбиров мәдәният өлкәсендәге төп бурычларны билгеләде.

Мәдәният – җиңүгә илтүче көчМәдәният – җиңүгә илтүче көч
Мәдәният – җиңүгә илтүче көч


Уфада Башкортстан Башлыгы каршындагы Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре буенча совет утырышы Советлар Союзы Герое Георгий Федорович Платоновның шәхси архивын 112нче кавалерия дивизиясе музеена тапшыру тантанасыннан башланды.

Театральләштерелгән прологта Башкортстан Республикасының Дәүләт академия урыс драма театры актерлары яшь Георгий Платоновның кавалерия училищесына алынуы, фронтка китүе, 112нче башкорт кавалерия дивизиясенең 62нче гвардия кавалерия полкы белән командалык итүе турында сөйләделәр. 1945 елның мартында Георгий Федоровичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Совет утырышында республика җитәкчесе Радий Хәбиров, Русия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Дәүләт Думасы депутаты, Бөтендөнья башкорт корылтае Президиумы рәисе Эльвира Айткулова, Башкортстан мәдәният министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Фәнүр Шәйхисламов, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, сәнгать эшлеклеләре, Башкортстан мәдәният министрлыгы каршындагы Яшьләр советы әгъзалары катнашты. Видеоконференцэлемтә аша район һәм шәһәр хакимияте башлыклары, аларның социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, мәдәният бүлекләре башлыклары да кушылды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз чыгышында ассызыклаганча, бүген республикада бөтен эш «Барысы да җиңү өчен!» девизы астында уза, ә мәдәният өлкәсе бу эштә аерым роль уйный.

Ул шулай ук Башкортстанның мәдәният өлкәсендәге эш нәтиҗәләрен һәм якын киләчәккә төп бурычларны билгеләде.

Башкортстан Башлыгы мәдәният учреждениеләре махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен социомәдәни тернәкләндерү үзәкләренә әверелергә тиешлеген ассызыклады һәм төбәкнең мәдәният министрлыгына бу эшне Башкортстан Республикасы СВО ветераннары ассоциациясе белән берлектә оештырырга кушты.

Фото: culture.bashkortostan.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас