Сезне башкорт эстрадасы йолдызлары катнашында бай концерт программасы көтә.
Концертта Башкортстанның Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле, «Гүзәл денс» халык хореография коллективы, «Салават» үрнәк бию академиясе, «Хәзинә» этно-проекты, халыкара һәм бөтенрусия конкурслары лауреатлары – Тимур Ямалов, Ильяс Киньягулов, Илнур Һибәтуллин, «Поколение» халык хор коллективы чыгыш ясаячак.
Кичәнең үзенчәлеге – тамашачылар белән бергә яраткан җырларның фрагментларын башкару!
Бөтен гаиләгез белән килегез – якты, күңелле һәм чын-чынлап бәйрәмчә булачак!
Фото: башинформ.рф