+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 Сентября , 05:16

Күңел кылларын тибрәтә баянының моңнары!

Радик Хәйруллин “Әллүки” фольклор ансамбле эшчәнлегенә дә яңа сулыш өрде.

 

Сәләт – ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән олы бер бүләк һәм зур хезмәт җи­ме­ше дә. Бүгенге язмамның ге­рое – күптәнге танышым, күңе­ле татар моңы белән өре­тел­гән оста баянчы Радик абый Хәйруллин.

Радик Самат улы тумышы белән Илеш районының Кушбахты авылыннан. Кечкенәдән үк моңга гашыйк булып үсә ул. Әтисе гармунчы булгач, Радик өйдә яңгыраган җылы, моңлы көйләрне күңеленә сеңдерә. Укырга төшкәнче үк иптәш малае белән беренче җиңел көйләрне өйрәнә башлыйлар.
Беренче сыйныфта укыганда ук нәни Радик сәхнәгә үзеннән дә зуррак гармун күтәреп чыга. “Әнием, сиңа” дигән җырны дулкынланмыйча, матур итеп башкарып, залда утырган барлык укытучыларны, сыйныфташларын һәм кунакларны таң калдыра. Шул көннән башлап сәхнә аның тормышының аерылгысыз өлешенә әверелә. Әкренләп бию көйләрен үзләштерә, тамашачыларны биетә башлый. Радиодан яңа җыр ишетсә – тизрәк сүзләрен ятлап, көен отып алып өйрәнә дә башта гаиләсенә, аннары дусларына һәм сәхнәдән халыкка ишеттерә. Сигезенче сыйныфта укыганда кулына баян ала – шул көннән бирле бу тылсымлы уен коралы аның өзелеп яраткан юлдашына әйләнә.


Мәктәп еллары сизелми дә үтеп китә. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Радик абый технологик транспорт идарәсенә машина йөртүче булып эшкә урнаша. Авыр эш көненнән соң да репетицияләргә йөрергә вакыт таба, смотр-конкурсларда баянчы сыйфатында катнаша.
1980 елда Радик абый булачак тормыш иптәше Рузилә апа белән таныша. Бер-берсен ярты сүздән аңлаган яшьләр тиздән гаилә кора. Ул елларда күпләр яхшырак тормыш эзләп чит якларга юл тота. Радик абый һәм аның сөекле тормыш иптәше Рузилә апаның гаилә тарихында да андый чор була. Күркәм гаилә корып, тормыш сукмагыннан бергә атлый башлаган парның язмышы кунакчыл Казахстан җире белән бәйләнә. Биредә аларның беренче куанычлары – кызлары Әлмира туа. Күп тә үтми, өйне тагын да ямьләндереп, икенче бәхет очкыны – кечкенә Альбина дөньяга килә.


Кайда гына яшәсә дә, татар кешесе үзенең миллилеген, җырын күңелендә саклый. Казахстанда яшәүче татарлар һәм башкортлар бергә җыелышып “Шатлык” ансамбле оештыралар. Радик абый биредә төп баянчы була. Ун елдан артык чит җирдә гомер итсәләр дә, туган якка кайту теләге бер мизгелгә дә сүрелми. Туган җир үзенә тарта! Гаилә Башкортстанга әйләнеп кайта һәм Дүртөйле районының Көшел авылында үз йортларын төзеп яши башлый.


Гаилә башлыгы Радик абыйның хезмәт юлы аерым хөрмәткә һәм соклануга лаек. Ул гомеренең 21 елын Дүртөйле шәһәренең 124нче янгын сүндерү бүлегендә шофер булып хезмәт итүгә багышлый. Янгын сүндерүче һөнәре – һәрвакыт хәвеф белән күзгә-күз очрашуны, салкын канлылыкны таләп итә торган эш. Радик абый биредә үзен оста водитель һәм белгеч итеп таныта. Күпьеллык фидакарь хезмәте дәверендә ул бихисап дипломнар, мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Җитәкчеләр дә, хезмәттәшләре дә аның тырышлыгын һәрвакыт югары бәяли. Лаеклы ялга чыккач та аны онытмыйлар. Русиянең янгын сагына 370 ел тулу уңаеннан юбилей медале белән бүләклиләр. “Хезмәт ветераны” дигән олы, мактаулы исемгә дә ия ул.
Радик абый эшләгән чорларда да, алдарак язуымча, яраткан баянын бервакытта да кулыннан төшерми. Иванай авылы клубында “Изге ай” фольклор ансамбленең баянчысы була. Алар бик күп чаралар үткәрә, төрле дәрәҗә конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый.


Дистәләгән йөрәкләрне бер нотага көйләп, халык җәүһәрләрен чын сәнгать дәрәҗәсенә күтәрүче кеше – “Әллүки” фольклор ансамбле җитәкчесе, шагыйрә Светлана Васикова белән танышу Радик абыйның иҗади эшчәнлеген тагын да киңәйтә, ул әлеге оешманың да баянчысы булып китә. Шагыйрәнең сүз сәнгате белән оста музыкантның баян моңы бергә үрелеп, яңа иҗади әсәрләр тудыра. Светлана Фәүзи кызы ансамбльнең алыштыргысыз баянчысы Радик Хәйруллин турында чиксез җылылык белән сөйли: “Бер бәйрәм кичәсендә Радикның гармунда уйнап, күңелләрне тетрәндереп җырлаганын күрдем дә, йөрәгем кысылып куйды – менә ул без эзләгән талант! Бар кыюлыгымны җыеп янына бардым да аны “Әллүки” фольклор ансамбленә чакырдым. Ул да безне озак көттермәде, тугры юлдашы – баянын күтәреп килеп тә җитте. Шул көннән бирле инде ничә еллар ул безнең коллективның йөрәге, йолдызы!”
“Әллүки” фольклор ансамбленең барлык җырчылары да баянга кушылып, тик “тере” тавышка гына җырлый. Радик абыйның баян моңы җырчыларга канат куя. Алар ата-бабаларыбыздан калган саф халык җырларын искә төшерә, саклый һәм яшь буынга җиткерә. Радик абыйның актерлык таланты да сокландыргыч!
Радик абый белән Рузилә апа хәзер инде лаеклы ялда булсалар да, өйләрендә тынлык урнашканы юк – баян һаман да түрдә, һаман да милли моңнарыбызны халыкка тарата – Радик абый бүген дә җырлата да, биетә дә, үзе дә яратып яңа җырлар башкара.
Еллар су кебек ага... Тормыш сукмагыннан намус белән атлап, тугры хезмәт итеп, балаларына гүзәл тәрбия биргән Рузилә апа һәм Радик абыйга алга таба да пар канатлы көннәр, сәламәтлек телибез.
Яшәсен безнең гармунчыларыбыз, моңлы җанлы агаларыбыз! Нәкъ менә алар – бу дөньяга ямь бирүче, яшәүгә дәрт һәм яңа сулыш өстәүче халкыбыз җәүһәрләре бит!

Раушания Исхакова,
Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы.
Дүртөйле шәһәре.

 

Читайте нас