+13 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 сентябрь , 14:52

Уфада 500дән артык кеше «Бердәмлек биюе»н башкарды

  Флешмобта республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 27 коллектив катнашты. Биючеләр башкорт, урыс, татар, мари, мордва, чуаш һәм чечен халыклары биюләрен тәкъдим итте.  

Уфада 500дән артык кеше «Бердәмлек биюе»н башкардыУфада 500дән артык кеше «Бердәмлек биюе»н башкарды
Уфада 500дән артык кеше «Бердәмлек биюе»н башкарды

Бүген Уфада Русия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Бердәмлек биюе» масштаблы флешмобы узды. Чараны Башкортстанның хореография сәнгате эшлеклеләре берлеге оештырды.

Флешмобта республика шәһәр һәм районнарыннан килгән 27 коллективтан 500дән артык биюче катнашты. Алар арасында Стәрлетамак, Салават, Сибай, Нефтекама, Учалы, Кармаскалы, Дәүләкән һәм Ургаза авылы вәкилләре бар иде.

Милли костюм көнендә узган чарада Русиядә яшәүче төрле халыкларның мәдәнияте тәкъдим ителде. Бердәм бию барышында башкорт, рус, татар, мари, мордва, чуаш һәм чечен халыкларының хореографик өзекләре башкарылды.

Башкортстанның хореография сәнгате эшлеклеләре берлеге халык биюләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән эшне дәвам итә. 20 октябрьдә бу темага багышланган конференция үткәрү планлаштырыла. 21 октябрьдә исә Милли бию көненә багышланган концерт узачак. 2025 елдан бу дата күренекле балетмейстер Фәйзи Гаскәровның туган көнендә билгеләп үтелә.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас