+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
15 Сентября , 06:55

Луганск театры Уфа тамашачысын үз спектакльләре белән таныштырачак

2026 елның 11–28 сентябрендә Екатеринбург, Серов, Түбән Тагил, Чиләбе һәм Уфада М. Голубович исемендәге Луганск республика академия музыкаль-драма театрының гастрольләре үтәчәк.

Луганск театры Уфа тамашачысын үз спектакльләре белән таныштырачакЛуганск театры Уфа тамашачысын үз спектакльләре белән таныштырачак
Луганск театры Уфа тамашачысын үз спектакльләре белән таныштырачак


Гастрольләрне Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенрусия гастроль-концерт планы нигезендә «РОСКОНЦЕРТ» оештыра.

«Распятая юность», «Бабий бунт» һәм «Опасные связи» спектакльләре Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

– М. Голубович исемендәге Луганск театры өчен бу гастроль туры – үзенә күрә премьера. Безнең актерлар Екатеринбург, Серов, Чиләбе, Түбән Тагил һәм Уфа тамашачыларын үз спектакльләребез белән таныштыру өчен Урал сыртын беренче тапкыр кисеп үтә. Беренче тәэсирләр иң якты булсын өчен, без соңгы еллардагы әһәмиятле спектакльләребезне алып киләбез, – ди театр директоры Виталий Балджи.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас