Гөлли Мөбәрәкова Уфада театр актерлары гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе – СССРның халык артисты Арслан Мөбәрәков, әнисе – РСФСРның атказанган, БАССРның халык артисты, шагыйрә һәм драматург, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Рәгыйдә Янбулатова.
Булачак актрисаның балачагы һәм үсмер еллары театрда үтә. Урта мәктәпне тәмамлагач, әти-әнисе бик риза булмаса да, Мәскәүдәге А. В. Луначарский исемендәге театр сәнгате институтына укырга керә. 1959 елда институтның башкорт студиясен (О. И. Пыжков һәм Б. В. Бибиков классы) уңышлы тәмамлап кайткач, үзенең ярты гасырга сузылачак иҗат юлын Башкорт дәүләт академия драма театрында башлый. Театрның Әдәби советы әгъзасы була. 1991-97 елларда – баш режиссер. Уфа сәнгать институтының режиссура һәм актёр осталыгы кафедрасы укытучысы, профессор.
Гөлли Мөбәрәкова әтисенең туган авылы Ассы белән дә бәйләнешне өзми, авылга хәйрия ярдәме күрсәтә. Ассыда әтисе Арслан Мөбәрәковка багышланган музей һәм бюст булдыруга да мөһим өлеш кертә (авторы – Тамара Нечяева). Музейга бик күп экспонатларны нәкъ ул тапшыра.
Гөлли Мөбәрәкова хәзерге башкорт театрының йөзек кашы булды. Сәхнә алиһәсенең ничә образ иҗат иткәнен санап чыгу кирәкмидер. Төрле буын тамашачылар аның М. Горькийның “Соңгылар”ыннан – Любовь Коломийцева, Ч. Айтматовның “Анам кыры”ннан – Алиман, И. Йомагуловның “Нәркәс”еннән – Нәркәс һәм Зөмрәд, М. Фәйзинең “Галиябану”ыннан – Галиябану, Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ыннан – Галия, Ә. Атнабаевның өч әсәре: “Ул кайтты”дан – Шәмсинур, “Юллар өзелгән вакыт”тан – Сара Исаковна, “Балакайларым”нан Хәзинә әби һәм башка бихисап рольләрен бүген дә телдән төшерми.
Әсгать Мирзаһитовның “Аналар көтәләр улларын” спектаклендәге Хафаса роле Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе белән билгеләнә.
Мостай Кәримнең сәхнә әсәрләрендә Шәфак (“Ай тотылган төндә”), Гөлнәзирә (“Салават”), Агазия (“Ташлама утны, Прометей!”), Мәдинә (Җәяүле Мәхмүт) рольләрен уйнау исә зур тәҗрибә мәктәбе була.
– Гомумән, миңа сәхнә гомерем буе Мостай ага әсәрләре буенча куелган күп спектакльләрдә уйнау бәхете тиде, – ди Гөлли Арслан кызы интервьюларның берсендә. – Андагы хатын-кыз образлары миңа шәхес һәм артистка буларак үсәргә ярдәм итте. Шул образлар һәм Мостай аганың мин сәхнәдән, радио һәм телевидение аша сөйләгән шигырьләре ярдәмендә үз-үземне ихтирам итәргә, дөньяны танып-белергә өйрәндем.
1978 елда Мостай Кәримнең әсәре буенча төшерелгән “Ай тотылган төндә” нәфис фильмында Тәңкәбикә ролен уйный.
Гөлли Мөбәрәкованың режиссер эшләре арасында Илдар Юзеевның “Сөйгәнемнең туган көне” комедиясе, Газим Шәфыйковның публицистик очерк нигезендә эшләнгән “Һәдия” драма-хроник әсәре дә бар.
Гөлли Арслан кызының эшчәнлеге дәүләт дәрәҗәсендә дә югары бәя ала. Ул СССР, РСФСРның халык, БАССРның атказанган артисты, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт, К. Станиславский исемендәге театр премияләре лауреаты, Почёт, Халыклар дуслыгы, Салават Юлаев орденнары кавалеры, IV дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре” орденының медале, Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе, Башкортстанның Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнгән.
Гөлли Мөбәрәкова белән күренекле шагыйрь һәм драматург Рафаэль Сафин гаиләсендә Аяз исемле ул үсә. Данлыклы гаиләнең дәвамчылары – оныклары Алсу белән Урал мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәт сала.
Гөлли Мөбәрәкова 2019 елда вафат була.
2022 елда Уфада актриса яшәгән йортта мемориаль тактаташ ачылды.
Зөһрә ИСЛАМОВА.