

Стәрлетамакта яшәүче Рөстәм Яхшыбаев «Хочу на ТНТ» масштаблы телевизион проектында катнашкан. Ул шәһәрдә «җырлаучы маршрутка йөртүчесе» буларак танылган.
Рөстәм маршруткасында пассажирлар өчен җырлый һәм социаль челтәрләргә видеолар урнаштыра. Аның репертуарында урыс, башкорт, татар, инглиз, итальян һәм башка телләрдәге җырлар бар — барлыгы 10нан артык телдә.
Рөстәмнең сүзләренчә, аны беренче тапкыр пассажирларының берсе видеога төшереп, социаль челтәргә урнаштырган. Видеоны күп кеше караганнан соң, ул үзе дә чыгышларын төшереп, интернетка куя башлаган.
ТНТ проектында Стәрлетамаклы «Я люблю тебя до слез» җырын башкарган. Аның чыгышыннан соң жюри әгъзалары Рөстәмгә икенче этапка узарга мөмкинлек бирмәгән.
Якташыбыз исә жюри карары белән килешмәвен әйткән. Ул үзенең яхшы чыгыш ясавына һәм алга таба үтәргә лаек булуына ышануын белдергән.
Музыка белән шөгыльләнүен Рөстәм дәвам итәргә җыена. Ир-егет дүрт бала тәрбияли, буш вакытын гаиләсе белән үткәрә.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102