

Бәйрәмнең төп чаралары 25–27 сентябрьдә Уфада һәм республика муниципалитетларында узачак. Шәһәр һәм районнарда әдәбият дәресләре, китап күргәзмәләре, мәгърифәти программалар һәм язучылар белән очрашулар оештырылачак.
Бәйрәмнең төп мәйданчыкларының берсе - Уфадагы Сергей Аксаковның мемориаль йорт-музее. Анда «Аксаков һәм урыс язучылары» күргәзмәсе эшләячәк.
Аксаков бакчасында концерт, гастрономия зонасы, һөнәрчелек ярминкәсе һәм остаханәләрне берләштергән арт-пикник узачак.
Быел бәйрәм программасына беренче тапкыр «Аксаков сирене» экологик акциясе дә кертелгән. 26 сентябрьдә сирень үсентеләре Уфа районының Зубово, Бәләбәй районының Надеждино авылларында һәм Кырмыскалы районының Иске Кыешкы авылында утыртылачак.
Бәйрәмнең төп чарасы 27 сентябрьдә Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театрында узачак. Анда Сергей Аксаков исемендәге әдәби премияне, Григорий Аксаков орденнарын тапшыру һәм Уфа шәһәр Советының Сергей Аксаков исемендәге ачык премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы була.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102