+7 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
25 Сентября , 17:00

Аксаков бәйрәмендә әдәби премия лауреаты игълан ителде

Бүләкне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды. Премия күләме быел 500 мең сумга кадәр арттырылды.

Аксаков бәйрәмендә әдәби премия лауреаты игълан ителдеАксаков бәйрәмендә әдәби премия лауреаты игълан ителде
Аксаков бәйрәмендә әдәби премия лауреаты игълан ителде

Бүген Уфада XXXVI Халыкара Аксаков бәйрәме узды. Тантаналы чара Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында — элекке Аксаков халык йортында үтте.

Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Ул күренекле урыс язучысы Сергей Тимофеевич Аксаковның тууына 235 ел тулу уңаеннан кунакларны котлады һәм Сергей Аксаков исемендәге әдәби премияне театр һәм кино актеры, язучы һәм шагыйрь, Русиянең халык артисты Николай Бурляевка тапшырды.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Аксаков бәйрәме дүрт дистә елга якын вакыт эчендә республиканың һәм Русиянең мәдәни тормышындагы мөһим вакыйгаларның берсенә әверелгән. Сергей Аксаковның исеме Башкортстан белән тыгыз бәйле: язучы Уфада туган, аның балачак еллары да биредә үткән.

Республикада Аксаковлар гаиләсенең әдәби һәм рухи мирасын саклауга зур игътибар бирелә. Уфада Аксаков мемориаль йорт-музее һәм Аксаков гимназиясе эшли. Белебәй районының Надеждино авылында Аксаков тарихи-мәдәни үзәге булдырылган.

Быел язучылар җәмәгатьчелеге тәкъдиме белән Сергей Аксаков исемендәге әдәби премиянең күләме 500 мең сумга кадәр арттырылган.

Николай Бурляев бүләк өчен рәхмәт белдерде.

— Яшь чагымнан ук язучы булырга теләдем. Урыс язучысы исеме минем өчен бик кадерле. Аксаков исемендәге премиягә лаек булуыма бик шатмын, — диде ул.

Тантанада шулай ук Григорий Аксаков орденнары тапшырылды. Бүләккә Белебәй районының Надеждино авылындагы Аксаковлар гаиләсе музее җитәкчесе Анна Гайнуллина, Русия Фәннәр академиясенең Рус әдәбияты институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Андрей Дмитриев, Болгариядәге Шипка урыс хәрби зиратын торгызу буенча инициатив комитет рәисе Гина Хаҗиева һәм «Якты йөрәк» серб-урыс-иран җәмгыяте рәисе, медицина фәннәре докторы Зорица Савкович лаек булды.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас