Башкортстан сәнгатендә туксанынчы еллар башында “Абдразаковлар феномены” дигән төшенчә телгә керде. Мәгълүм булуынча, “феномен” сүзенә “гадәттән тыш сәләтле кеше яки бик сирәк очраучы күренеш” дип аңлатма бирелә. Мин әле искә төшергән очракта әти кеше һәм аның үзе кебек үк гаять талантлы ике улы турында сүз бара. Ачыклап әйткәндә, республикабызда тәүге милли кинофильмнар төшерү эшенең башында торган энтузиаст белгеч, “Башкортостан” киностудиясен оештырган һәм аның тәүге директоры, БР Кинематографистлар берлеге рәисе, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әмир Абдразаков... 21 яшьлек студент чагыннан ук җыр буенча халыкара конкурсларда җиңеп килгән уллары Әскар һәм Илдар... Берзаман Әмир абый шушы ике улы белән “Сез — минем канатларым” дигән иҗат кичәсе үткәрде. Бераздан аларның якын дуслары шундый исемдәге бик матур буклет та эшләделәр. Ә бит киңрәк мәгънәдә алганда, Әскар белән Илдар — әтиләренең, хәтта республикабызның гына түгел, ә тоташ илебез сәнгатенең канатлары. Санаулы гына еллар эчендә бу ике бертуган опера сәнгате күгенә күтәрелеп, дөнья сәхнәләрен яулады. Бу көннәрдә 50 яшен тутыручы Илдар Абдразаковка “Русиянең халык артисты” дигән мактаулы исем бирелү турындагы таныклыкны үткән ел ахырында илебез Президенты Владимир Путин Кремльдә үзе тапшырды.
Әмир абыйны күргәләп йөрсәм дә, байтак еллар үткәч кенә якыннан аралаша башладык. “Сез – минем канатларым” дигән иҗат кичәсенә чакыру билеты китергән иде, редакциядәге эш бүлмәмдә озак кына сөйләшеп утырдык. Ул үзе Ырынбур өлкәсенең Каипкул авылында күмәк балалы гаиләдә туып-үскән икән. 4-10нчы сыйныфларны үзләреннән 17 чакрымдагы Тукай авылындагы саф татар мәктәбендә укый, шуңа күрә кирәк урында татарча да чиста итеп сөйләшә торган була. Мәскәүдәге ГИТИСта оештырылган башкорт студиясен тәмамлап кайткач, Башкорт академия драма театрында өч ел дәвамында актер буларак байтак рольләр башкара. Шуннан республикабызның Радио һәм телевидение комитетына эшкә чакырыла. Хезмәттәшләре белән күп кенә документаль фильмнар төшерә. Еллар үтү белән балачак хыялына якыная – кинофильмнар төшерә башлый. Бу юнәлештә шактый уңышларга ирешә. Талантлы, күренекле оста, данлыклы җырчыларның әтисе Әмир Абдразаков 2008 елда 74 яшендә вафат булды.
Уфа Телеүзәгенә каршы гына диярлек – М. Гафури урамының 6нчы йортында күп кенә сәнгать әһелләре яшәде һәм әле дә яши. Тәскирә һәм Әмир Абдразаковлар да шушында гомер кичерде. Уллары Әскар белән Илдарны үстереп, укытып, олы тормыш юлына чыгарды. 2011 елның февралендә миңа бу фатирга килеп, Тәскирә Нәгыймҗан кызы белән сөйләшергә насыйп булган иде. Аның нәсел тамырлары морзаларга, төгәлрәк әйткәндә, данлыклы Еникеевларга барып тоташкан. Аңа да, ике улына да морзалык дәрәҗәсен раслаучы шәһадәтнамә тапшырылган икән. Тәскирә ханымның картәтисе Илдархан хәзерге Благовар районындагы бер авылдан Уфага күченеп килеп, ат белән кеше ташучылар хезмәте оештырып җибәргән. Зур йорт салып, дистәләп бала үстергән, шәһәрдә олы ихтирам яулаган. Проломный урамында мәчет төзелә башлагач, аның казначее итеп тәгаенләнгән. Илдарханның 1920 елгы Нәгыймҗан исемле улы фронтта каты яраланган. 1945 елда Җәмилә исемле кызга өйләнгән. Бер елдан кызлары Тәскирә туган.
– Мин Уфада сәнгать училищесында рәссам-портретчы һөнәре алдым, җырчы талантым да юк түгел иде, – дип башлаган иде сүзен Тәскирә ханым. – Әмма шулай да, тормышымны сәнгатькә багышлауга караганда, гади урта мәктәптә рәсем укытучысы булып эшләп, төп игътибарымны гаиләгә бүлүне, яхшы хатын һәм ана булуны өстен куйдым. Бу бөек миссияне намуслы башкарып чыгуым белән бәхетлемен.
– “Уфа” журналы ике улыгыз да тәмамлаган 35нче урта мәктәпнең элекке директоры Любовь Павлованың шундый сүзләрен китерә: “Абдразаковлар итагатьле, әдәпле, үзаллы, әти-әниләрен хөрмәт итүче, алар белән горурланучы малайлар иде. Андый тәрбияне гаиләдә генә биреп була. Мәктәптәге барлык концертларда да җырлыйлар иде. Музыка белән мавыгу, иҗатта ялкынланып эшләү, туктаусыз үз-үзеңне камилләштерү – сәләтле балаларга бу сыйфатлар әти-әнисеннән күчкән”.
– Без бит сәнгать әһелләре үстерик дигән максат куймадык. Заводка гади эшче булып китсәгез дә, иң мөһиме – чын кеше булыгыз, кечелекле, кешелекле булыгыз, дип тәрбияләдек. Өй җыештырырга, идән юарга, ашарга әзерләргә, вак-төяк ремонт-төзәтү эшләрен башкарырга бәләкәйдән өйрәнделәр. Хәзер дә өебезгә азга гына кереп чыкканда да миңа ярдәмләшүне, мәсәлән, келәмнең тузанын кагып кертүне бернигә дә санамыйлар. Чит илләрдә озайлы гастрольләрдә йөргәндә өйгә бик еш шалтыратып торалар.
– 1969 елның җәй уртасында туган тәүге улыгызга Әскар дип исем исем кушканда кино сәнгатендәге “Оскар” дигән бүләк күңелегезгә килмәдеме?
– Һич тә юк, әлбәттә. Исемне озак эзләдек, очраклы рәвештә генә таптык, ул чакта бик сирәк исем иде, хәзер күбәйде. Илдарга инде исем эзләп тормадык – минем картәти хөрмәтенә куштык.
– Әмир абыйның да, Сезнең дә җырга һәвәслек булган. Димәк, улларыгызга җырлау сәләте әти-әниләреннән бирелгән.
– Бездән генә түгел, ике яклап та картәтиләреннән дә. Әмирнең әтисе башкорт халкының борынгы озын көйләрен бик моңлы җырлый иде, аларның берсен Әмир фильмда да файдаланды. Минем әти чын артистларча итеп Газиз Әлмөхәммәтов репертуарындагы арияләрне җырларга яратты. Әлбәттә, яхшы укытучыга эләкмәсәң, үз өстеңдә армый-талмый эшләмәсәң, табигать биргән сәләт белән генә әллә кая китеп тә булмый.
Әнисе сөйләвенчә, шулай ук “Россия-Культура” телеканалына биргән интервьюсында үзе хәтерләве буенча, Илдарның җырга сәләте гаиләдә бәләкәйдән үк беленә. “Юкка түгел, юкка түгелдер”, дип яңгыратып җырлап йөри ул. Беренче сыйныфтан ук аны сәнгать институты каршындагы махсус музыка мәктәбенә бирәләр. Малай бер үк вакытта спортның бокс, көрәш кебек төрләре белән актив шөгыльләнә. Опера җырчысы булырмын дип уена да китерми, эстраданы якын күрә, мәктәптә, институтта укып чыгармын да, Мөслим Магомаев, Иосиф Кобзон репертуарындагы җырларны башкарырмын, ди. Өйдә Чайковский, Рахманинов романсларын көйләп йөргән Әскар абыйсыннан үрнәк алмау да мөмкин түгел – аны бит Мәскәүнең әле бер, әле икенче театрына чакыралар, төрле конкурсларда җиңә... Абыйсыннан үзен тыңлап карауларын оештыруны сорый. Әскар аны үзенең педагогы Миләүшә Гали кызы Мортазинага алып бара. “Бәлки, берәр нәрсә килеп чыгар...” – ди мәшһүр педагог һәм сирәкләп кенә үзенең дәресләренә йөрергә рөхсәт итә. Үсмергә 14 яшь. Тавыш үзгәрә торган чор. Тавышка артык көч китерергә ярамый торган вакыт. Ике ел дәвам иткән бу җаваплы һәм катлаулы чор имин генә үтеп китә. “Теләгең булса, институтның әзерлек курсына керә аласың”, – ди педагог. Анда кергәч, тавышы көрәя, арияләр җырлый башлый. Үзебезнең театр режиссеры аның тавышын ишетеп, “Фауст” операсыннан кечерәк бер партия тәкъдим итә. Илдар Миләүшә Гали кызыннан киңәш сорый. “Син әле әзер түгел, кирәкми, синең үз юлың бар”, – ди тегесе. Гомумән, педагогның башка чакта әйткән: ”Ашыкма, күктән очма, җирдән йөр”, – дигән сүзләрен егет гомере буе хәтерендә тота. Тәҗрибәле остаз, бер уйлаганда, яшь талантның зур сәхнәгә чыгу вакытын тоткарлаган, дип уйларга да була. Юк, аның тавышын, димәк, сәламәтлеген саклаган ул.
Әйе, Илдар да, абыйсы кебек үк, профессор Миләүшә Мортазинада укый, ул да студент елларыннан ук зур конкурсларда җиңүләр яулый башлый. 21 яшендә – 1997 елда
М. И. Глинка исемендәге халыкара конкурста беренче урын ала, шул ук елда Ирина Архипова исемендәге “Мәскәүнең зур призы” телевизион конкурсында лауреат була. 1998 елда Санкт-Петербургта Н. А. Римский-Корсаков исемендәге III халыкара, 1999 елда шул ук шәһәрдә Елена Оборазцованың I халыкара, 2000 елда Италиядә Мария Каллас исемендәге V халыкара конкурсларда гран-при белән бүләкләнә. Өч елда – өч Гран-при!
Илдар да, абыйсы кебек үк, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына эшкә чакырылса да, аңа төп эш урыны итеп төньяк башкаланы сайлау язган булып чыга. 1998 елда Санкт-Петербургның Мариинка театрында куелган “Фигаро туе”нда үзен таныта һәм 2000 елда институтны тәмамлау белән шушы мәшһүр коллектив штатына кабул ителә.
Илдарның сәхнәдәге тәүге адымнарыннан ук аның башкару осталыгын югары зәвыклы тамашачылар да, белгечләр дә, матбугат та югары бәяли. Мариинкадагы беренче елында ук “Ак төннәр” фестивалендә Пласидо Доминго белән бер концертта җырлый, алар дуслашып ук китә. Санкт-Петербург филармониясенең Кече залында Илдар Абдразаков мәшһүр бас, СССРның халык артисты Булат Минжилкиев истәлегенә багышланган аерым концерт бирә. Анда концертмейстер буларак чыгыш ясаган композитор Александр Чайковский якташыбызны бәяләгән мондый сүзләр әйтә: “Табигать Илдарга бик матур тавыш биргән. Ләкин иң мөһиме – Илдар гаҗәеп дәрәҗәдә музыкаль. Аның белән эшләве җиңел һәм рәхәт. Ул җырның бер юлын гына түгел, ә барлык фразаны, партитураны яхшы ишетә. Федор Шаляпин, мәсәлән, шулай ишеткән. Башкаруның төгәллеге һәм нечкәлеге хакына Илдар ниндидер әсәрдә үз тавышының барлык куәтен биреп бетермәскә дә мөмкин”.
Тәнкыйтьче Людмила Петрова бу концерт турында матбугатта түбәндәгеләрне язды: “Иң хәйран калдырганы – тирән, көчле, ирләрчә тыенкы эмоцияләр... Романсларда җырлана торган күп кенә хәл-шартлар белән тормышта әле очрашмаган яшь җырчыда тирәнтен кичереш һәм хисләрне белдерүнең шундый нечкәлеге каян килгән, дип исең китә. Күрәсең, бу фразировканың сыгылмалылыгы нәтиҗәседер – Илдар, сүзгә караганда, музыкаль фразага ныграк басым ясап, залның игътибарын яулый”.
Илдар Абдразаков үзенең таланты белән дөньяның мәшһүр театрлары тамашачыларын таң калдыра, 2004-10нчы елларда, мәсәлән, Нью-Йоркның “Метрополитен-опера”, Вашингтон опера театрларында “Фауст”, “Дон Жуан”, “Лючияди Ламмермур”, “Аттила” операларында төп партияләрне башкара, Зальцбург фестивалендә, Венада, Чикагода, Ковент-Гарден опера театрларында давыллы алкышларга лаек була.
2001 елда “Ла Скала” сәхнәсенә тәүге тапкыр аяк баса. Берничә елдан тагын барып, “Макбет” операсында җырлый. Ә инде биредәге 2009 елдагы аерым концерты – чын-чыннан уникаль күренеш, чөнки дөнья опера мәдәнияте үзәге дип саналган театрда Башкортстан кешесе аерым концерт кую тарихта тәүге очрак була. Мондагы тагын бер искитәрлек хәл: нигездә, урыс романсларын, итальян арияләрен җырлаган якташыбыз, концертны республикабызның виртуоз курайчысы Роберт Юлдашев уйнавына кушылып, башкорт халык җырлары “Азамат” һәм “Ирәндек”не башкарып тәмамлап куя. 3200 кешелек зал Илдарны “бис”ка гына биш тапкыр чакырып чыгара.
Бу вакыйга уңаеннан Роберт Юлдашев “Башинформ” агентлыгында матбугат конференциясе оештырды. Илдар белән Роберт бала чактан ук таныш икән, махсус музыка мәктәбендә бергә укыганнар, ә инде соңрак Әмир Габделман улы киңәше белән Уфада студиядә икәүләшеп башкорт халык көйләрен яздыргач, тәмам дуслашканнар.
Матбугат конференциясендә Илдар (ул чит илдә иде) журналистлар белән видеоэлемтәгә чыкты. “Роберт белән без курайның мөмкинлекләрен “Ла Скала”дагы күп меңнәрчә тамашачыларга күрсәтә алуыбызга бик шатбыз, – диде ул. – Башкорт милли уен коралын хәзер күп җирләрдә беләләр, дип горурланып әйтә алабыз. Италия матбугатында безнең концертка кадәр дә курай турында язгаладылар. Тәүдә күпләр аны флейтаның бер төре дип уйлаган, әмма чыгышыбыздан соң фикерләре үзгәргән һәм аларга яңа уникаль музыка коралы ачканыбыз һәм күрсәткәнебез өчен безгә рәхмәт белдергән мәкаләләр бихисап басылды. Туган моңнарыбыз күңелне айкаган онытылмас мизгел иде бу, хәтта күзләрдән яшь бәреп чыкты”.
Бер журналист җырчының башкорт телен ни дәрәҗәдә белүе, башкортча җырлар яздыру нияте булу-булмавы турында сорашты. Илдар Әмир улы болай дип җавап бирде: “Туган ягымда сирәк булганлыктан, бөтен дөнья буйлап чыгышлар ясап йөргәнлектән, кызганычка каршы, тирә-ягымда башкортча аралашыр кешем юк. Ләкин башкортча эндәшсәләр, барысын да аңлыйм. Элек өйләрдә, аеруча аш бүлмәсендә радионокталар була һәм аннан иртән, көндез, кич башкортча концерт бирәләр иде. Кечкенәдән шундагы моңнарны тыңлап үстем. Уфадан киткәч, алардан аерылдым. Әмма яшь өлкәнәя бару белән үткәннәр ешрак искә төшә. Хәзер дә иртәнге аш әзерләгәндә Интернет аша үзебезнең җырларны тыңлыйм. Кайчак шулкадәр үзәкне өзә алар! Тамырларга кайтырга вакыт дип уйлыйм. Әмма бу моңны Башкортстанның гына түгел, ә бөтен дөньяның тыңлавын телим. Әле шул юнәлештә эш алып барыла”.
“Сез дөньяның билгеле бөтен сәхнәләрендә чыгыш ясагансыз. Тагын нинди хыялларыгыз бар?” – дигән сорауга җавап: “Чыгыш ясау ягыннан – юк. Репертуарга килгәндә, хыяллар бар. Шуны да әйтеп үтим, бас – яшь өстәлә барган саен ныгый торган тавыш. Әле безгә еш кына бабайларны яки олпат кешеләрне уйнарга тәкъдим итәләр. Димәк, минем төп партияләрем алда әле...”
2011 елның 14 феврале дөньяның опера сәнгате өчен истәлекле вакыйга белән билгеләнде: Американың “Грэмми” тавыш яздыру академиясе премияләренең яңа лауреатлары ачыкланды. Андый исемгә Дж. Вердиның “Реквием” әсәрен Чикаго симфоник оркестрына кушылып хор белән бас һәм меццо-сопрано партияләре башкару язылган диск өчен Санкт-Петербургның Мариинка театры солистлары, ирле-хатынлы Илдар Абдразаков белән Ольга Бородина лаек булды. Аларга “Иң яхшы классик альбом”, “Иң яхшы хор башкаруы” номинацияләрендә ике статуэтка бүләк ителде.
Җиңүчеләргә журналистлар шундый сорау бирде: “Музыкаль Оскар” дип тә йөртелүче гаять абруйлы “Грэмми”ның байтак еллар бирелеп килүе һәм сез Русиянең опера җырчылары арасында аның тәүге лауреатлары булуыгыз турында үзәк матбугат язды. Мондый бүләкне алу өчен ниндидер конкурста җиңәргә кирәк булдымы, язмаларыгызны үзегез җибәрдегезме?” Җавап түбәндәгечә яңгырады: “Бәйгедә җиңү, бүләк алу өчен түгел иде бу. Диск та студиядә түгел, ә зал тулы тамашачылар булган концертларда яздырылган. “Реквием”не мәшһүр маэстро-режиссер Риккардо Мути җитәкчелегендә хор белән 2009 елның гыйнварында биш тапкыр җырладык, шул концертлар нигезендә диск монтажланган. Әйтергә кирәк, диск безнең кулга килеп эләкмәде әле. Без бүләк яки дан өчен сәхнәгә чыкмыйбыз, ә безне тыңларга килеп, канәгатьләнү алырга теләүчеләргә җырлыйбыз. Шул ук вакытта маэстро Мути белән теләсә кайсы эш ниндидер онытылмас вакыйга булачагына ишарә ул. “Реквием” өстендә һәр көнне кара тиргә батып эшләдек. Маэстро иртән һәм кич озаклап репетиция ясатырга ярата. Без бу оста белән хезмәттәш һәм дус булуыбызга шатланабыз”.
Лос-Анджелеста “Грэмми” премияләре тапшырылган вакытта Илдар белән Ольга бер гастрольдән икенчесенә самолетта очып барышлый Санкт-Петербургка өйләренә – уллары янына азга гына кергәннәр иде. Шатлыклы хәбәрне шунда ишетеп, бөтен дөньядагы дусларыннан, фикердәшләреннән, шулай ук якташлардан да котлауларны телефон аша кабул иттеләр дә озакламый икесе ике якка: Илдар – Италиягә, Ольга Ковент-Гарденга китеп барды.
Илдар Әмир улы – фильмнарда да төшкән җырчы. Шуларның берсенә – “1914 ел чыршысы” дип аталганына, Ф. Шаляпин роленә ничек барып эләгүе хакында “Россия-Культура” телеканалы журналистларына ул үзе түбәндәгеләрне сөйләде: “Бу очраклы гына килеп чыкты. Нью-Йоркта идем. Гастрольләрдән соң өйгә кайтырга таможня контроле үтеп йөрим. Шулчак кесә телефоным шалтырый. Номеры таныш булмагач, җавап бирергә исәбем юк. Янә шалтырый. Ачуланып кына телефон төймәсенә бастым. “Алло, Илдар, исәнмесез, Тимур борчый Сезне! Тимур Бикмәмбәтов!” – дигәнне ишеттем. Ул – күренекле кинорежиссер – мине фильмда төшәргә чакырды. Уйлап та тормыйча ризалаштым, кастинг үттем, миңа тәгаенләп костюм тектеләр. Әйткәндәй, фильмда мин Ф. Шаляпинның таягын тотканмын. Миңа китереп биргәч, пирчәткә киеп, сак кына кулыма алдым. Җиңелчә матур гына комедия булуга карамастан, бу рольне зур җаваплылык белән башкардым. Аннары тагын “Шаляпин” дигән фильм булды. Монысында инде бөек җырчы ролен башкаручы актер өчен минем тавыш яздырылды. Үтә нечкә һәм шактый катлаулы эш иде бу...”
“Россия-Культура” вәкилләре Федор Шаляпинның җырчы эшчәнлеге Уфада башланып, Мариинкада, “Ла Скала”да, Парижда дәвам итүен искә төшерделәр, син дә шул юлдан барасың, диделәр.
Дөньяның иң дәрәҗәле, затлы сәхнәләрендә чирек гасырдан артык җырлап, югары бәйгеләрдә җиңү яулап йөрүче Илдар Абдразаков туган шәһәре Уфага сирәк кайта дип әйтеп булмый. Әтисенең күптәннән әйткән: “Кайда гына йөрсәң дә, җырласаң да, нишләсәң дә, Туган илебез – Русия, без – Башкортстаннан. Шуны онытма! Туган төяккә ешрак кайт, үз тамашачың алдында чыгыш яса”, – дигән сүзләрен шул еллар дәвамында һич тә хәтереннән чыгармый. Вакыты ничек кенә тыгыз булуга карамастан, әти-әнисе белән даими очрашып, хәлләрен белешеп, ярдәмләшеп торды. Язып үтүемчә, әтисенең арабыздан китүенә дә 18 елдан артык. Улларының дөнья күләмендә танылу куанычын да, сөекле Әмирнең вафат булу хәстәрен дә кичергән Тәскирә Нәгыймҗан кызы янына даими кайтудан тыш, Илдар, абыйсы Әскар белән берлектә, әниләренең чит илләргә дә сәяхәт кылуын, ял итүен, сәламәтлеген ныгытуын, оныклары янында озаграк торуын да оештырдылар. Бәхетле ана озын гомер кичереп, 2025 елның октябрь башында вафат булды.
Илдар Абдразаковның Уфа сәхнәләренә сирәгрәк чыгуы – табигый хәлдер. Ә аның һәр чыгышы – мәдәни тормышыбызда онытылмаслык, истәлекле вакыйга. Берничәсен хәтергә төшерим.
2014 елның 30 апрелендә Уфаның Актерлар йортында Әмир Абдразаковның хәтер кичәсе үткәрелде. Бер үк вакытта бу олы талант иясенең тууына 80 ел тулу уңаеннан “Китап” нәшрияты дөньяга чыгарган “Дала бөркете Абдразак” дип аталган истәлекләр, мәкаләләр җыентыгының (анда минем дә шактый күләмле язмам кергән) исем туе да булды. Бу чарада без мәшһүр шәхес турында хәтер яңарттык, әти-әнинең – улларына, улларының әти-әнигә үрнәкле мөнәсәбәте хакында күп чыгышларда ишеттек, бертуган Әскар һәм Илдарның башкару осталыгына тагын бер тапкыр сокландык.
Илдар Әмир улының хәйриячелек эшчәнлеге белән дә республикабызда күпләр таныш. 2012 елда аның белән “Мәрхәмәт” хәйриячелек мәгариф фондының “Раштуа очрашулары” дип аталган берлектәге проекты гамәлгә ашырылган иде. 2015 елда шул ук проект кысаларында “Дмитрий Хворостовский, Илдар Абдразаков һәм дуслары – балаларга” дигән концерт карадык.
2018 елның апрель ахырында Уфабызга изгелек белән сугарылган янә зур бәйрәм килде. Илдар Әмир улы Башкорт дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә үзенең иҗади эшчәнлегенең 20 еллыгына багышланган беренче Халыкара музыка фестивален оештырды. Шактый саллы өч концертның берсе хәйриячелек максатын күздә тотты. Илдар башкаруында “Фауст” операсыннан Мефистофель куплетлары яңгырап бетүгә 900дән артык тамашачы “Илдар! Илдар!” дип кабатлап, залны көчле алкышларга күмде. Ул концерттан кергән 3 миллион сумга якын акча “Мәрхәмәт” фонды карамагындагы балалар ихтыяҗларына тапшырылды.
Илдар Абдразаков бер үк вакытта Санкт-Петербургтагы Михайлов театрының сәнгать җитәкчесе дә булып тора. Үткән ел ахырында ул Русия Президенты каршындагы Мәдәният советы составына кертелде.
Сәхнәдә яуланган үрләр
1997 ел – М. И. Глинка исемендәге ХVII халыкара конкурста беренче премия лауреаты. Ирина Архипова исемендәге “Мәскәүнең зур призы” телевизион конкурсы лауреаты.
1998 – Санкт-Петербургта Н. А. Римский-Корсаков исемендәге III халыкара конкурста Гран-при яулый.
1999 – Елена Образцова исемендәге I халыкара конкурста Гран-при яулый.
2000 – Италиядә Мария Каллас исемендәге V халыкара конкурста Гран-при яулый.
2011– ике “Грэмми” премиясенә лаек була. “Башкортстанның халык артисты” исеме бирелә.
2013 – “Татарстанның халык артисты” исеме бирелә. “Алтын битлек” милли театр премиясенә лаек була.
2015 – Башкортстанның Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә.
2016 – “Каста дива” Русия опера премиясенә, “Ел җырчысы” исеменә лаек була.
2018 – “Браво” халыкара һөнәри музыкаль премиясенә лаек була. Салават Юлаев ордены белән бүләкләнә.
2021 – “Русиянең атказанган артисты” исеме бирелә.
2024 – “Абхазиянең халык артисты” исеме бирелә.
2025 – Русиянең халык артисты” исеме бирелә.
Миләүшә Мортазина,
җырчының укытучысы, профессор:
“Әскар укып бетергәч, энесе Илдарны да алып килде. Бу яңа студентымның искиткеч тотрыклы, көчле егет икәнлегенә шунда ук игътибар иттем. Илдар – хезмәт сөючән, алдына куйган максатына тирәнтен уйлап, ышанычлы баручы кеше, дип һич икеләнмичә әйтәм. Мин аның тәүге конкурсын хәтерлим. Ирина Архипова җитәкчелек иткән бик көчле бәйге булды. Икенче курста гына укучы Илдар аннан бик канатланып кайтты. Моңа нигез дә бар иде. Конкурста бик танылган опера җырчылары катнашты. Алар барысы да Илдарга уңышлар теләп, арытабангы җыр сәнгатендә өметең зур, тырыш, дип мактадылар.
Фәрит Фаткуллин,
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.