+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
25 Сентября , 07:30

Уфага "Дягилев" балеты килә

3 һәм 4 октябрьдә Уфада "Башкортостан" дәүләт концерт залында беренче тапкыр "Дягилев" балеты гастрольләре узачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфага "Дягилев" балеты киләУфага "Дягилев" балеты килә
Уфага "Дягилев" балеты килә


"Дягилев" - XX гасыр башындагы даһи күренеш турында хикәя, ул вакытта прогресс вакытны узып киткән, ә иҗат галереяларда, театрларда һәм урамда яңа территорияләрне яулап алган. Спектакльдә узган гасырның иң бөек урыс импрессариосы – Сергей Дягилев тарихын беренче планга чыгарып, шул гаҗәеп еллар вакыйгалары пәрдәсе күтәрелә.
Төп рольләрдә - Зур театрның премьералары һәм прима-балериналары, шул исәптән Денис Родькин, Элеонора Севенард, Вячеслав Лопатин, Семен Чудин һәм Денис Савин кебек дөньякүләм йолдызлар.
Балетны куючы рәссам - танылган дизайнер Игорь Чапурин. Спектакль бер антракт белән бара һәм заманча хореографияне, визуаль карарларны һәм мәдәни мирасны яңадан аңлауны берләштерә.
Спектакльнең премьерасы Мәскәүдә Зур театрның яңа сәхнәсендә узган, аннан соң Санкт-Петербургның Мария театрында һәм Түбән Новгород опера һәм балет театрында аншлаглар булган, ә октябрьдә "Дягилев" Уфада фурор ясарга әзерләнә.

Фото: Денис Шумов
Автор:Зөһрә Исламова