+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 Сентября , 02:45

"Белсәгез югалту авырлыкларын..."

"Сезнең белән бүлешкәч, җиңелрәк",  - дигән Гөлназ Асаева. 

Добавить в предпочтительные источники Google
"Белсәгез югалту авырлыкларын...""Белсәгез югалту авырлыкларын..."
"Белсәгез югалту авырлыкларын..."
"Татарлар. Казан. Татарстан" каналы Гөлназ Асаеваның кичерешләре турында пост бастырган.
 
"Бу постны постны татарча язам, чөнки картәтәй урыс телендә сөйләшкәнне яратмый иде.

"Минем балачагым күпчелек нәнәй һәм картәтәй белән узды. Мин туганда әни — беренче курста, әти өчтә укыган (ялгышмасам). Мин тугач, әни академ отпуск алып мине караган. Ә инде миңа яшь тә ике ай булгач, әнине укырга җибәреп, нәнәй белән картәтәй мине алып калганнар (әлбәттә, әниләр атна саен кайтып йөргәннәр).

Мин үземнең бала чагымны җылылык белән искә алам. Моның өчен әтиләрем-әниемә рәхмәт, әмма… Йөрәгемнең түрендә — нәнәй белән картәтәй…

Әле һаман да истә: мине балалар бакчасына йөрткәннәре. Мине бик очындыралар иде инде. Үзем атлап садикка да кермәдем мин, картәтәй кулында алып керә иде. Аннан кайтуыма нәнәй тәмле әйберләр пешереп, кибеттән «жвачка», "чупа-чупс”лар алып куя иде. Мунчага ничек йөрткәннәрен белсәгез… Курчак урынына карыйлар иде. Кичләрен җырлар җырлашабыз… Картәтәй баянда уйный, нәнәй җырлый, аннан мин дә кушылам… Шундый бәхетле балачагым өчен аларга мең рәхмәт.

Белсәгез картәтәйне югалту авырлыкларын… Берара басылган кебегрәк тоела да, аннан тагын китереп бәрә. Сезнең белән бүлешкәч, ничектер җиңелрәк тоела…»,  - дип язган ул.

 
Автор:Резеда Галикәева