+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 Сентября , 04:40

Илләр һәм халыкларны тоташтыручы күпер

Президент Владимир Путин XII Санкт-Петербург Халыкара Берләшкән мәдәниятләр форумында катнаштыРусия үз мәдәниятен өстенлек буларак түгел, ә һәр кеше өчен хокук һәм мөмкинлек буларак төзи. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин XII Санкт-Петербург Халыкара Берләшкән мәдәниятләр форумында чыгыш ясаганда белдерде. Президент, шулай ук, илләр арасында сәяси һәм икътисади элемтәләр чикләнгән очракта да диалогны ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Илләр һәм халыкларны тоташтыручы күперИлләр һәм халыкларны тоташтыручы күпер
Илләр һәм халыкларны тоташтыручы күпер

“Мәдәният кешеләр арасында теләсә нинди каршылыклар аша күперләр салырга сәләтле, сәяси, икътисади элемтәләр туктаган, төрле каршылыклар, санкцияләр, чикләүләр аркасында туктап калган урында аралашуның һәм диалогның мөһим һәм алыштыргысыз чарасы булып хезмәт итә”, – дип белдерде Владимир Путин.


Тышкы факторларга мондый тотрыклылыкны күп очракта мәдәният эшлеклеләрен аерып торучы сыйфатлар тәэмин итә. “Хөрмәтле дуслар, сезнең һөнәри этикага тугрылыгыгыз турында әйтәм: классик һәм заманча чын сәнгатьнең барысыныкы булуын, ә гомум кыйммәтләрнең – карашларны унификацияләү түгел, ә терәк нокталары булуын аңлавыгыз турында”, – дип мөрәҗәгать итте дәүләт башлыгы форумда катнашучыларга.


Бу, Владимир Путин сүзләренчә, дәрәҗә, гаилә, тарихи хәтер, иҗат, иҗади хезмәт. “Нәкъ менә алар безнең ничек сөйләшүебез, бер-беребезнең мәнфәгатьләрен хөрмәт итүебез нормаларын билгели”, – диде ул.


24-26 сентябрьдә узган форумның темасы: “Берләшкән мәдәниятләр – уртак кыйммәтләр”. Владимир Путин аны Петербург тарихы һәм Русия халыкларының күптөрлелеге белән бәйләде. Аның фикеренчә, бу концепция Санкт-Петербург тарихына һәм Русия халыклары бердәмлеге елы тематикасына туры килә.


Владимир Путин ассызыклавынча, Санкт-Петербург, үзенең музейлары, театрлары һәм архитектура һәйкәлләре белән бергә, төрле традицияләр һәм иҗади мәктәпләр берләшә һәм бер-берсен баета алуының ачык үрнәге булып тора. Президент, шулай ук, Русия халыклары бердәмлеге елының әһәмиятен билгеләп үтте, ул татулыкның һәм мәдәниятләрнең күптөрлелегенең кыйммәтен искә төшерә. “Безнең өчен бердәмлек – ул бертөрлелек түгел, ә һәр халыкның, һәр этносның сакчыл, үзенчәлекле үсешенә корылган бердәмлек”, – диде ул.


Президент сүзләренчә, бу процесста мәдәният төп рольне уйный.


Владимир Путин форум программасында яшьләр юнәлеше барлыкка килүне бик мөһим дип атады. “Үсеп килүче буын – киләчәк кенә түгел, ә мәдәниятнең бүгенгесе. Аларның тавышы тәҗрибәле осталар тавышы белән беррәттән яңгырарга тиеш”, – дип ассызыклады ул.


Президент принциплар турында гына түгел, мәдәниятне аңлаешлырак итүнең конкрет ысуллары турында да сөйләде. Аларның берсе – “Пушкин картасы”. Владимир Путин искәртүенчә, программа 14-22 яшьлек буынга дәүләт ярдәме белән музейларга, театрларга, концертларга һәм кино күрсәтүләргә йөрергә мөмкинлек бирә. Аның сүзләренчә, карта мәдәниятне мәктәп укучыларының һәм студентларның көндәлек тормышына кертә.


“Без бу эшләнмәләр белән уртаклашырга әзер, өстәвенә, “Пушкин картасы”ның санлы моделе башка илләр өчен җиңел яраклаша, – диде Владимир Путин. – Номиналны, яшь кысаларын, учреждениеләр исемлеген, принципны саклап, мәдәнияткә турыдан-туры керү һәм сайлау иреге бар”.


Владимир Путин белгечләр әзерләүгә аерым игътибар бирде. “Русиядә мәдәният өлкәсендә фундаменталь белем бирү – дөньяда иң яхшыларның берсе, без бу хакта горурланып һәм турыдан-туры әйтә алабыз”, – диде Владимир Путин. Аның сүзләренчә, Русиядә режиссерлар, кураторлар, драматурглар һәм мәдәният өлкәсендә башка белгечләр кирәк, алар технологияләрне һәм заманча аудитория ихтыяҗларын аңлый. Ул билгеләп үтүенчә, көчле мәгариф традициясен яңа мөмкинлекләр – санлы платформалар, виртуаль күргәзмәләр һәм мәдәни мирас белән эшләү технологияләре белән берләштерү мөһим. “Безнең максат, бурыч – традицияләрне һәм технологияләрне союздашлар итү, бер-берсе белән берләштерү”, – диде ул.


Владимир Путин билгеләп үтүенчә, хәзер мәдәни хезмәттәшлекнең яңа форматлары белән бергә мәдәни хезмәттәшлек гадәти форматларда да үсә. “Төрле илләрдә легендар Урыс сезоннары, алмаш мәдәният еллары һәм Русиянең рухи мәдәнияте көннәре программалары зур уңыш белән бара. Безнең солистлар һәм коллективлар дөньяның иң эре фестивальләрендә һәм конкурсларында катнаша, ә Русия шәһәрләре чит ил артистларының гастрольләрен кунакчыл кабул итә”, – диде дәүләт башлыгы.


Владимир Путин сүзләренчә, илдә 2030 елга кадәр Дәүләт мәдәни сәясәте стратегиясе гамәлдә, мәдәният тармакларын үстерү стратегияләре эшләнә. Алар китапханә эшендә һәм креатив индустрияләрдә эшли башлаган да инде. Архив, театр һәм музей өлкәләрен үстерү стратегияләре әзерләнә.


Президент ассызыклавынча, Русия мәдәниятне өстенлек буларак түгел, ә һәркем өчен хокук һәм мөмкинлек буларак төзи. “Без үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга һәм, һичшиксез, башкалардан өйрәнергә әзер. Чөнки уртак кыйммәтләр – декларация түгел, ә көндәлек, җентекле, җанлы практика”, – дип билгеләде Президент.


Владимир Путин сүзләренчә, XII Санкт-Петербург Халыкара Берләшкән мәдәниятләр форумы — мондый практика өчен төп мәйданчыкларның берсе.


“Монда сүз һәрвакыт конкрет, кискен мәсьәләләр турында бара, ә абруйлы һәм яңа гына эшли башлаган мәдәният эшлеклеләренең эчтәлекле диалогы, алар тәкъдим иткән идеяләр һәм карарлар мәдәният өлкәсендә белгечләрнең мөмкин кадәр киң даирәсенә ачык булырга тиеш. Әлбәттә, уңышлы башлангычларны җыярга һәм теркәргә кирәк. Киләчәк проектлар өчен үзенә күрә “Белем базасы” булдырырга, бердәм мәгълүмат ресурсында форумның дискуссия мәйданчыкларыннан стенограммалар һәм видеоязмалар урнаштырырга кирәк”, – диде Президент.


Дәүләт башлыгы форумның киләчәктә дә илләр һәм халыклар арасында уртак кыйммәтләр формалаштыруга һәм үзара аңлашуны ныгытуга хезмәт итәчәгенә ышаныч белдерде.


Санкт-Петербург Халыкара Берләшкән мәдәниятләр форумы башлап 2012 елдан уздырыла, ул үткән елларда мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә хезмәттәшлек итү өчен уникаль дискуссия, шулай ук заманча мәдәни мохит үсешендә барлыкка килгән мәсьәләләр буенча ачык һәм эчтәлекле фикер алышу мәйданчыгына әверелде.


Чара төрле илләрдән, төрле милләтләрне һәм һөнәр вәкилләрен берләштерә, алар арасында рәсми делегацияләр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, дәүләт власте органнары, халыкара оешмалар һәм бизнес вәкилләре, экспертлар һәм әйдәүче киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бар. XII Санкт-Петербург Халыкара Берләшкән мәдәниятләр форумында 73 илдән һәм 7 халыкара оешмадан 2 меңнән артык кеше катнашты. Форум быел Русия халыклары бердәмлеге елының төп вакыйгаларының берсенә әверелде.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор:Фануз Хабибуллин