

Русиянең атказанган артисткасы, танылган җырчы Алсуга Русия империясенең беренче мөфтие исемендәге II дәрәҗә Орден тапшырылган. Бүләкләү тантанасы Дәүләт Кремль сараенда Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең 10 еллыгына багышланган «Иман көче — халыклар бердәмлегендә» бәйрәм кичәсе вакытында узган.
Алсу әлеге бүләккә Милли музыкаль мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә, татар халкының һәм Русия халыкларының рухи һәм мәдәни мирасын популярлаштыруга, милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен лаек булган.
— Минем өчен бу зур дәрәҗә һәм бик кыйммәтле бүләк. Мин һәрвакыт үз тамырларым турында горурланып сөйлим һәм музыканың милләтенә һәм диненә карамастан кешеләрне берләштерә алуына ышанам. Шундый зур танылу һәм ышаныч өчен рәхмәт. Бер-беребезгә ышаныч, игелек һәм хөрмәт безне һәрвакыт берләштереп торсын, - ди Алсу.
Фото: видеодан скриншот.