+8 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
30 Сентября , 03:35

Үзеннән дә шәбрәкме әллә?!

Җыры Фирдүс Тямаевның концертына килгән тамашачы җырчының үзеннән дә көчлерәк алкышларга күмелгән. Кем ул?

title
Үзеннән дә шәбрәкме әллә?!Үзеннән дә шәбрәкме әллә?!
Үзеннән дә шәбрәкме әллә?!

60 яшьлек Илгиз җырчының концертында залда бии дә, түзеп тора алмыйча, сәхнәгә үк менеп китә. Бар халыкны шаккаттырып, шпагатка да утыра.

«Менә шулай яшәргә кирәк», – дип язган Фирдүс, социаль челтәрләргә тугры тамашачысының видеосын куеп.

Бу видео аның язылучыларына бик ошаган.

«Булдыра бу абый. Менә тамашаларга нинди кәеф белән йөрергә кирәк»;

«Бу кешенең харизмасы ташып тора»;

«Абый кыздырды»;

«Әйдә, бераз тиле булыйк»;

«Тямаев концертларында башкача булмый да» – дип яза алар.

Фото: видеодан скриншот.

Автор:Резида Валитова