+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

«Кайсыгызның күзе каты?»

Алып баручы һәм җырчы Зәмирә Рәҗәпова бик кызык хәл турында искә алган.

Добавить в предпочтительные источники Google
«Кайсыгызның күзе каты?»«Кайсыгызның күзе каты?»
«Кайсыгызның күзе каты?»
Аның концертта нәкъ сәхнә уртасында таеп егылганы бар икән. Әлеге вакыйга турында ул кызык итеп «Күңел» радиосының «Тор шоу» тапшыруына кунакка килгәч сөйләгән.

Артист сүзләренчә, кызык хәл Уфада Ризван Хәкимовның концертында булган.

«Концерт бара. Сәхнә артында ике яктан төтен чыгара торган машиналар эшли һәм шулардан линолеумга конденсат аккан. Ризван абый җырлап бетергәч, сәхнәгә чыгып килә идем, линолеум җәелгән, шунда конденсат аккан, шуңа  аягым таеп китте. Сәхнә уртасында гөрселдәп барып төштем. Зал ах итте. «Шулхәтле эшебезне яратабыз инде. Егыла-егыла эшлибез», — дидем. Зал көлде, ярар.

Шуннан соң җырларга Ризван Хәкимовның кызы Альбина Хәкимованы чакырдым. Альбина патшабикә кебек чыгып килә инде. Нәкъ шул урында Альбина да барып төште. Монысында инде халык эче катканчы көлә башлады. «Кайсыгызның күзе каты, җәмәгать?» — дип сорадым. «Егыла-егыла да эшләмәгәч аны», — дип, кызыкка борып җибәрдек», — дип сөйләгән ул.


Автор:Резеда Галикәева