+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Марат Яруллин өйләнергә тели!

Башкортстанның атказанган артисты Марат Яруллин «tatnews.tatar» каналына интервью бирде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Марат Яруллин өйләнергә тели!Марат Яруллин өйләнергә тели!
Марат Яруллин өйләнергә тели!
Ул кызлар, гражданлык никахы һәм өйләнү турындагы сорауларга гадел җавап бирде.

— Кызлар белән танышканда, сез барыннан да элек нәрсәгә игътибар итәсез?

— Матурлыкка... — диде Марат, ә аннары шаяртып: «Кайсы яктан карыйсың инде?» — дип куйды.

— Менә, мәсәлән, алдан?

— Күзләренә, елмаюына, керфекләренә.

— Ә арттан?

— Чәч рәвешенә…

— Ничек уйлыйсыз, рәсми теркәлмичә гражданлык никахы белән яшәү — бу яхшымы?

— Шулай яхшы, бер яктан. Ләкин икенче яктан — дин моңа юл куймый. Мин, әлбәттә, гражданлык никахында яшәп карар идем. Нигә юк?

— Ләкин яшәп карамадыгызмы әле? Ялгыз яшисезме?

— Әйе, үзем генә яшим.

— Хатын-кызның эчүенә сез ничек карыйсыз?

— Әлбәттә, бәйрәмнәр вакытында мөмкин. Яңа ел, туган көннәр…

— Өйләнгәнче берьюлы берничә кыз белән очрашу начармы?

— Нормаль, әлбәттә! — дип шаяртты Марат, аннары гадел җавап бирде:

— Яраткан кешеңне табу һәм хыянәт итмәү яхшырак — никахка кадәр дә, никахта да, гомумән дә.

— Сезнең белән шулай булырга мөмкинме: сез гашыйк булдыгыз да, бер атнадан инде тәкъдим ясыйсыз?

— Ә нигә юк? Әгәр гашыйк булсаң, моны көн дәвамында да эшләргә мөмкин. Әгәр әле өйләнмәгән икәнмен, димәк, әле кеше очрамаган.

— Әниегезнең сезнең сайлавыгызны хуплавы мөһимме?

— Әлбәттә, ул әнисе белән яшәмәячәк, әмма әгәр әти-әниләргә сезнең кызыгыз ошый икән, бу күңелле бонус.

— Сез татар эстрадасының берәр җырчысы белән очрашуга бардыгызмы?

— Юк, минемчә, — диде Марат ышаныч белән.

— Марат Яруллин өйләнергә телиме?

— Әйе, тели!


Автор:Резеда Галикәева