+2 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Һәр нәрсәнең үз вакыты"

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовка Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелгән.

title
"Һәр нәрсәнең үз вакыты""Һәр нәрсәнең үз вакыты"
"Һәр нәрсәнең үз вакыты"
«Интертат» артистны әлеге исемне алуы белән котлаган.

-Ришат, мактаулы исемегез белән тәбрик итәбез. Әлеге куанычлы хәбәрне беренче булып Сезгә кем җиткерде?

-Бу хакта әле бүген генә белдем. Җомга намазында идем. Мәчеттән чыгуыма Эльмирага шалтыратып әйттеләр. Ул минем янәшәмдә иде. Шуңа күрә минем өчен беренче булып тормыш иптәшем сөенде.

Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге лаеклы исемдә аның да өлеше бик зур. «Ришат, син булдырасың, әйдә, концертлар белән чык, җырлар яздыр», – дип торуы белән мине илһамландыруы, тагын да танытуы өчен рәхмәт әйтәсем килә аңа. Эльмира бу елларда тормышымда гына түгел, иҗат юлымда да миңа зур терәк булды.

Шулай ук Аллаһ тәгаләмә зур рәхмәт.

- Куанычыгызны уртаклашып, кемнәргә шалтыраттыгыз?

- Дөресен әйткәндә, әле беркемгә шалтыратырга да өлгермәдем. Әмма сәхнәдәш дусларым үзләре шалтыратып котлый башлады инде. Күбесе социаль челтәрләрдән күреп алганнар.

- Хис-кичерешләрегез нинди? Мин инде бу исемне күптән алырга тиеш идем дип уйламыйсызмы?

- Мин шундый кеше - һәр нәрсәнең үз вакыты дип уйлыйм. Минем өчен вакыты хәзер генә килеп җиткән.

Яраткан тамашачыларыма зур рәхмәт, чөнки артист халкын тамашачысы күтәрә. Шулай ук җыр авторлары, композитор, аранжировка осталары белән дә уртак хезмәт нәтиҗәсе инде бу.

Журналистларга да рәхмәт әйтәм. Сез безнең турыда бөтен мәгълүматны җиткереп барасыз.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/tormys-iptasem-bik-soende-risat-fazlyiaxmatov-tatarstannyn-atkazangan-artisty-buldy-5881050

 

Автор:Резеда Галикәева