Популяр җырчы Марат Яруллинның социаль челтәрләрдәге рәсми битендә аның 10 ел элек була язган никахы турында актив фикер алышалар.
Аның аккаунтында ТНВ телеканалындагы «Сөйләшергә вакыт» программасындагы әңгәмәдән өзек китерелә. Ул 22 яшендә туйга бер адым калуын әйтә, хәтта чакырылган кунаклар исемлеге дә төзелгән булган.
— Мөгаен, бу минем кешем булмагандыр. Мин хата ясарга җыенуымны сиздем, — диде интервьюда.
Бу язма пәйда булгач, Марат Яруллинның рәсми битендә аның иҗатын сөючеләрдән комментарийлар ява башлады.
— Барысы да дөрес, Марат. Бу сезнең кешегез дә, хатыныгыз да түгел иде, — ди Гөлнур Тәлгать кызы.
— Молодец, Марат. Иң мөһиме — кемнең кем икәнен вакытында аңлау, — дигән тагын бер язылучы Розалина.
— Никахка кадәр булуы яхшы. Ә никахта һәм балалар белән түгел!! Кайчакта үзеңнең шулкадәр кадерле вакытыңны дөрес булмаган кешегә югалтуыңны еллар узгач аңлыйсың! — дигән Зөлфия.
— Тагын бераз... һәм соң булачак... Бераз вакыт узгач, сез үзегез дә бернинди мөнәсәбәтләр, йөкләмәләр, балалар һ. б. теләмәячәксез.... Шулай булгач, ашыгыгыз... — дип киңәш бирә Татьяна.
— Борчылма, Марат, сине комментарийларда өйләндерәләр инде. Хатын тапканнар, кунаклар исемлеген яңадан төзи аласыз, — дип ирония белән яза Венера.
— Аның хатын-кызлары болай да күп, нигә өйләнсен ул, — дип фаразлый Флүрә.
— Ходай саклаган. Кызны, — дип саный Зәйтүнә.