Туймазы шәһәре «Театраль компас» күчмә иҗат остаханәләре өчен мәйданчык булды. Алар «Театраль Идел буе» VIII фестивале кысаларында узды. Республика халык иҗаты үзәге һәм Башкортстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге оештырган проект катнашучыларга әйдәп баручы театр белгечләреннән осталык дәресләре алырга һәм театр сәнгатенең төп юнәлешләре буенча күнекмәләрен камилләштерергә мөмкинлек бирде.
Республика халык иҗаты үзәгенең халык иҗаты бүлеге белгече Гөлшат Ибатова «Театраль Идел буе» фестиваленең төбәк этабы башлануы турында хәбәр итте. Ул шулай ук проектның һәвәскәр коллективлар өчен нинди мөмкинлекләр ачуы һәм гариза бирү тәртибе турында сөйләде.
Практик өлеш республиканың әйдәп баручы театр эшлеклеләре үткәргән интенсив дәресләрдән торды.
Иҗади лабораторияләр нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга остаханә программасында катнашу турында сертификатлар тапшырылды.
Фото: culture.bashkortostan.ru