+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Аскар Абдразаков Русиянең халык артисты исеменә лаек булды

Дәүләт бүләкләренә республиканың тагын ике кешесе лаек булды.  

Добавить в предпочтительные источники Google
Аскар Абдразаков Русиянең халык артисты исеменә лаек булдыАскар Абдразаков Русиянең халык артисты исеменә лаек булды
Аскар Абдразаков Русиянең халык артисты исеменә лаек булды

Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында чыгыш ясаучы опера җырчысы Асҡар Абдразаковка Русиянең халык артисты исеме бирелде. Тиешле указга Русия Президенты Владимир Путин кул куйды.

Элегрәк әлеге мактаулы исемгә аның абыйсы, опера җырчысы Илдар Абдразаков та лаек булган иде.

Республиканың тагын ике кешесе дәүләт бүләкләре алды. Ишембай районының Янурыс авыл советы башлыгы Минияр Маннановка Русиянең җирле үзидарә өлкәсендә атказанган хезмәткәре исеме бирелде.

Белорет филиалының радиотелевизион тапшыру үзәге цехы җитәкчесе Евгений Ефремов II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.

Автор:Денис Таваев