Бу - үзенең иҗат юлын башлау тарихы.
Марат гаиләдә өченче - соңгы бала була, әтисе төпчегенең авылда калуын тели.
Ләкин Марат үзенчә эшли. 16 яшендә ул Мәскәүгә китә. Анда апасында яши. Акча әллә ни булмый. Кастингларда йөри. Аннары туйларда каверлар җырлый башлый. Аннары мюзикллар, клиплар, чыгышлар...
"Минем максатларым һәм теләкләрем бар иде. Мин бернәрсәгә дә үкенмим. Әгәр 16 яшемә кайтып булса, мин бернәрсәне дә үзгәртмәс идем - шул ук тормышны яшәр идем", - ди Марат Яруллин.
Хәзер Марат Яруллин сезон эчендә 85ләп концерт бирә. Өстәвенә, корпоративлар һәм сабантуйларда чыгыш ясый.