+1 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Руслан пауза ала

Җырчы Руслан Кираметдинов быел концертлар куймаячакмы?

Добавить в предпочтительные источники Google
Руслан пауза алаРуслан пауза ала
Руслан пауза ала

Бу хакта ул «Күңел» радиосында сөйләгән.

— Мин узган концерт сезоныннан канәгать. Барысы да әйбәт, ерып чыктык, Аллаһка шөкер. Әмма быел без бераз пауза алып торырга булдык. Репертуарымны карап чыктым: нәрсә җырладым, нәрсә җырлыйм. Репертуарымны бераз үзгәртәсем килә. Тирән эчтәлекле, мәгънәлерәк җырлар туплыйм. Чөнки әлегә күңелгә ятышлы җырлар бик сирәк.

Бераз төшенкелек бар. Мондый халәт 2019 елда да булган иде. Ул вакытта башка тармакта эшләп алдым. Ләкин аннары барыбер күңел сәхнәгә тартты. Без аны җиңеп чыгарбыз. Бу бары тик үземнән генә тора.

Мондый халәт барлык артистларда да була ул. Бөтен әйберне ташлыйсы килгән вакытлар була. Салават абыйның да шулай дип сөйләгәне булды. Ул артык төшенкелеккә бирелмәскә кушты. Бөтен әйбер әкрен генә үз җае белән бара. Илһам алу өчен башка чыганаклардан энергия ала белергә өйрәнергә кирәк, — дигән Руслан.

Фото: видеодан скриншот.

Автор:Резида Валитова