

21 октябрьдә «Башкортстан» дәүләт концертлар залында Милли бию көне узды. Бу дата очраклы гына сайланмаган: 21 октябрь — күренекле биюче һәм балетмейстер, Башкортстан халык биюе ансамбленә нигез салучы Фәйзи Әдһәм улы Гаскаровның туган көне.
Фәйзи Гаскаров — БАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Салават Юлаев исемендәге Республика премиясе лауреаты, «Почет Билгесе» ордены кавалеры. Аның Башкортстан мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә, популярлаштыруга керткән өлеше бәяләп бетергесез.
Концертта республиканың танылган профессиональ ансамбльләре катнашты:
Башкортстан Республикасының Фәйзи Гаскаров исемендәге Дәүләт академик халык биюе ансамбле;
Учалы филармониясенең «Уралтау» бию ансамбле;
Нефтекама филармониясенең «Тәңгәүер» бию ансамбле;
Сибай концерт-театр берләшмәсенең «Сибай» халык биюе ансамбле;
Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсенең бию театры.
Алар татар, башкорт, рус, марый, чуваш һәм башка халыкларның биюләрен тәкъдим итте. Һәр чыгыш милли рух, нәфислек һәм югары башкару осталыгы белән аерылып торды. Биючеләр сәхнәдә үзләренең профессиональ осталыкларын күрсәтте, тамашачыларның алкышларына күмелде.
Матур милли костюмнар, музыканың үзенчәлекле яңгырашы һәм биючеләрнең оста башкаруы бергә кушылып, чын бәйрәм рухы тудырды.
Фәйзи Гаскаровның якты истәлегенә багышланган бу матур бәйрәм елдан-ел яңарып, баеп барсын, яшь биючеләр өчен илһам чыганагына әверелсен!
Фото: Камалова Айсылу