+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Алсу Фазлыева ярдәм сорый

Әллә нарасыйга бер- бер хәл булганмы?

Әллә нарасыйга бер-бер хәл булганмы?

Җырчылар Алсу белән Азат Фазлыевлар гаиләсендәге зур шатлык турында язган идек.

Алар өченчегә әти-әни булды. Ике улларына иптәшкә нәни кыз алып кайттылар. Инде Алсу инстачылардан ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

“Хәерле көн, язылучыларым! Котлауларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Бу кадәр котлауны, чәчәкләрне бернинди бәйрәмдә дә алганым юк иде. Документлар тутыру белән мәш киләбез. Кызыбызның исемен бүген-иртәгә хәл итеп бетерәсе иде. Ә бездә әле дә төгәл вариант юк. Сезнең күңел түрегездә нинди матур кыз исемнәре йөри? Комментарийларда языгыз әле”, - дип язган җырчы.

Ә сез нинди исем тәкъдим итәр идегез?

Фото: Инстаграм
Читайте нас: