+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
7 апрель 2021, 15:05

Сәвия Сираева - Уфаның шәрәфле шәхесе!

Уфан «Нур» татар дәүләт театры актрисасы, Русиянең атказанган артисты, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираевага «Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе» исеме бирелде. Әлеге исем Уфа шәһәре алдындагы күпьеллык иҗади, мәдәни эшчәнлеге һәм зур казанышлары, башкала һәм республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен бирелде.

«Бүген минем өчен бәйрәм. Бүләкләрем күп, әмма мондый шатлык күптән кичергәнем юк. Бу минем генә шатлык түгел. Бу - минем авылдашларым, районым, балаларым, оныкларым, хезмәттәшләрем өчен бүләк. Иң мөһиме – «Нур» театры директоры Фирзәт Габидуллинга һәм шәһәр җитәкчелегенә, депутатларга күрсәтелгән хөрмәт өчен рәхмәт. Мин Уфада 1949 елдан бирле яшим. Бу - минем шәһәр. Мин бирегә килгәч, үзәк опера театрыннан Үзәк базарга кадәр иде. Хәзер мин Уфаның нинди булуына карыйм һәм сөенәм. Шәһәр алга таба да үсәр, чәчәк атар дип өметләнәм», – диде Сәвия Сираева.

Сәвия апаны чын күңелдән котлыйбыз! Аңа сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез!

Фото: bashinform.ru

Читайте нас: