+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
16 февраль 2021, 17:25

Салават Фәтхетдинов яңача яши башлаган

Яраткан җырчыбызның тормышында зур үзгәрешләр көтелә.

Instagramда Русиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов язылучыларына сәламәт яшәү рәвешенә күчүе турында хәбәр итә. Ә сүзләрне эш белән ныгыту өчен җырчы чаңгыда шугандагы видеосын да куйган.
«Бүгенге көннән - ЗОЖ!» — дип язылган видео астына. Комментарийларда тамашачылар артистка уңышлар теләгән һәм аның сак булуын сораган: «Чаңгы белән сак булыгыз. Бик күп өлкән яшьтәге чаңгычыларның йөрәк өянәге була: кан тамырлары тарая, ә физик йөкләнештән кан басымы арта», » Физкульт сәлам!», «Фанатизмсыз, зинһар", Менә молодец, сәламәт тәндә - сәламәт рух! Кәеф дә күтәрелә, энергия дә барлыкка килә» дип язганнар җырчыга.
Ә без, әйтелгәннәр өстәп: "Әфарин, Салават абый!" - дибез. Ничә яшьтә булсаң да сәламәтлек турында кайгырту кирәк!
Фото: ВКонтакте
Читайте нас: