Халык артисты сүзләренчә, очрашу инициаторы Грей булган. "Хатыным, балалар аны ярата, тыңлый. Рөстәмгә генә әтисе белән бәхәскә керүе ошамады. Үзенчәлекле тавышлы, үзенчәлекле малай... Малай дип тә әйтеп булмый инде, 30да. Үсте, бераз тазарды. Утырдык, салдык. Күпме талашырга була инде дип сорады. Мин аңа :"Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрән", - шуннан башлыйк, дидем. Кеше вакыт узган саен яхшы якка үзгәрергә тиеш, - дигән Салават әңгәмә барышында.
Фото: матбугат.ру