+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Җырчы МакSим комага киткән...

Аңа ни булган?

Аңа ни булган?

Күптән түгел җырчы коронавирус эләктергән. Аны хәтта ИВЛ аппаратына тоташтырганнар, тик бу гамәл аңа ярдәм итмәгән. Арытаба үпкәсе бөтенләй эшләүдән туктаганга күрә, аны ясалма комага керткәннәр.

Җырчы үзенең температурасы күтәрелүен 11 июньдә үк тойган булган. Шунда ук коронавируска ПЦР-тест үткән. Әмма тикшеренү кире нәтиҗә күрсәткән. Арытаба җырчы Русия көнендә, Казанда ачык һавадагы бәйрәм концертында чыгыш ясаган. Сәхнәгә ул 39,7 градус температура белән чыккан.

Берничә көннән соң җырчы дәваханәгә эләккән. Компьютер томографиясе аның үпкәләренең 40 проценты ялкынсынуын күрсәткән. 19 июньдә табиблар җырчыны ясалма комага керткәннәр. Әлегә кадәр МакSимның хәле яхшырмаган.

Фото; pressite.ru
Читайте нас: