+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
26 гыйнвар 2021, 12:40

"Әнисез - 5 ел"

Бүген Вәсилә Фәттахованың үлгәненә 5 ел.

Бүген популяр җырчы Вәсилә Фәттахованың арабыздан китүенә - 5 ел.
"Әнисез 5 ел (31.12.1979-26.01.2016)" дип язган бүген төнлә аның ире Илгиз үзенең Инстаграмм битендә.
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз аңа еш кына өйләнергә кушулары турында белдерә.
"Мине һәрвакыт кем беләндер таныштырырга тырышалар. Танышырга теләүче хатын-кызлар да бик күп. Ләкин миңа хатын гына түгел, балаларыма әни булырлык кеше кирәк. Ә моны сайлау - бик авыр", - ди ул.
Илгиз улы Кәримнең әнисен бик сагынуын әйтә. "Алар Вәсилә белән аерылмый иде. Әнисен бик сагына. Ул спортны бик ярата. Ә менә кызым Камилә әнисенә охшап, музыкага тартыла", - ди.
Яшь иргә балаларны тәрбияләшүдә әти-әнисе бик ярдәм итә. Әмма ул әйтүенчә, алар да инде олыгая, шуңа да киләчәктә үз көченә генә ышанырга туры киләчәк.
"Вакыт яраларны төзәтә, дисәләр дә, ризалашмыйм. Әле һаман сызлыый ул яра", - ди ир.
Яраткан җырчыбызның иренә сабырлык, балаларына сәламәтлек телибез.

Фото: vladtime.ru
Читайте нас: