+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
20 февраль 2021, 16:05

"10 миллион сумга песи сатам..."

Уралда иң кыйммәт мәче табылган.

Уралда иң кыйммәт мәче табылган.

Чиләбедә 10 миллион сумлык кара мәче сату турындагы тәкъдим игъланнар сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә "Көньяк Урал" сайты.

Өстәвенә, автор аны бик кыскача гына сурәтләгән - "Супер-песи!!!» Ул нәрсә белән уникаль, аны нәрсә «суперский» ясый – әйтелми.

Игъланны 23 гыйнварда сайтка урнаштырганнар, бу көнгә 12 меңнән артык кеше караган. Журналистлар хәбәр иткәнчә, Чиләбедә песи баласын да 7 миллион сумга саталар, һәм ул «дөньядагы иң яхшы песи баласы», «барысы да аңлый, хуҗаның муенында йоклый һәм авыруларны дәвалый».

«Кар барсы» кебек «ягымлы мырауҗан" өчен 185 мең сум сорыйлар. Автор сатулашырга җыенмый.

Бүген дөньяда иң кыйммәт мәчеләр арасында Африка сервалы белән өй мәчесен кушу юлы белән чыгарылган саванна токымы бар. Аларның авырлыгы 15 килограммга җитәргә мөмкин, бәясе - 1,6 миллион сум.

Фото: гтрк "Башкортостан"


Читайте нас: