Принтер аша... кеше органы
Мәскәүдә үткән “Халыкара хезмәттәшлек игътибары үзәгендә пластик хирургия: төп мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары” дигән темага “түгәрәк өстәл” үткән. Анда киләчәк медицинасы турында да сүз барган.Якын киләчәктә хирурглар югары технологияләрне тагын да ешрак кулланачак. Атап әйткәндә, һәлакәткә таручыларның зур зыян күргән органнары ясалачак. Модельне организм үзенеке, дип кабул итәчәк. Нәтиҗәдә, күпме гомерләр сакланып калачак.