+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
7 гыйнвар 2017, 02:00

“Титаник” ничек баткан?

Мондый сорауга белгечләр, тарихчылар йөз елдан артык җавап эзли. Әлегә кадәр кораб зур айсбергка бәрелеп харап булган, дигән фараз яшәп килде. Күптән түгел Бөек Британия журналисты Шенна Молони бу фаразның чынбарлыкка туры килмәвенә дәлилләр китерде.Журналист “Титаник” һәлакәтен 30 ел тикшергән. Аның фикеренчә, корабны ягулыклар сакланган урында чыккан янгын харап иткән. Кораб калдыкларында корым, янгын эзләре табылган. Ут кораб сәфәргә чыкканчы ук кабынган. Күңелсез хәлләргә чик кую максатында, “Титаник” командасы бу серне беркемгә дә ачмаган.Мәгълүм булуынча, “Титаник” 1912 елның 15 апрелендә баткан. Һәлакәттә 1500дән артык кешенең гомере өзелә.

Читайте нас: