+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
14 гыйнвар 2017, 02:00

“Галимҗан Баруди елы”

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2017 ел “Галимҗан Баруди елы” дип игълан ителде. Бу тәкъдим белән Диния нәзарәтендә үткән пленумда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыкты һәм ул бертавыштан хупланды.“Быел күренекле татар дин әһеле, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, педагог, мөфти Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тула. Аның кебек танылган дин әһелләрен белергә, аларның китапларын укырга бу юбилей үзе бер сәбәп. Шуның өчен дә бу елны “Галимҗан Баруди елы” дип үткәрергә тәкъдим итәм һәм рухи мирасыбызны өйрәнергә чакырам”, — диде мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Читайте нас: