+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
21 гыйнвар 2017, 02:00

Тәмәжникләр калырмы?

атбугатта Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының тәмәке тартуга каршы яңа концепциясе тикшерелә башлады. Анда 2014 елдан соң туучыларга тәмәкене тыю турында сүз бара. 2018 елдан үз көченә керергә тиешле бу карарда тәмәке тартучыларга экологияне бозган өчен салым кертү дә карал­ган.

Әлеге чикләүләргә тәмәкегә акцизларны күтәрү дә кергән. Балалар һәм үсмер­ләр ия­ләш­мәсен өчен тәмәкегә сироп кушу, һәртөр­ле “татлы” фильтрларны куллану да тыела­чак. Бу тәҗрибә Евросоюз илләрендә күптән кулланып килә. Финляндия, Австралия кебек илләрдә 2035-2040 елларда сәүдәдә тәмәке әйләнешен бетерергә җыеналар. Русиядә исә 2033 елларга борыннан төтен чыгару искелек гамәле булып саналырга тиеш.
Читайте нас: