Галимнәр, түгәрәкләрнең серен белергә теләп, берничә дистә ел тикшеренүләр алып барган. Үлән катламы астан күтәрелгән газ сәбәпле яки су өчен көрәш нәтиҗәсендә юкка чыга, дигән фаразлар була. Туфракта яшәүче термитларны да “гаеплиләр“. Ләкин соңгы гипотеза, артык фантастик булып тоелу сәбәпле, кире кагыла.
Ниһаять, табышмак чишелгән. Принстон университеты галимнәре компьютер модельләрен кулланып тикшеренүләр үткәрә һәм аның нәтиҗәләрен дөньяда иң билгеле гыйльми журналларның берсе “Nature”да бастырып чыгара. Ком термитлары, корылык шартларында дым эзләп, үлән тамырларын кимерә икән. Термитлар, билгеле булуынча, зур-зур колонияләр белән яши. Юлларында кечкенәрәк, хәлсезрәк колония очрый икән, ул юк ителә. Ә инде көч нисбәте тигез булса, алар бер-берсенең мәйданына кермәскә тырыша, шул сәбәпле, җир өстендәге пеләш түгәрәкләр үзара кушылмый. Көчленеке – замана, дими ни диясең!