+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
28 гыйнвар 2017, 02:00

Чүлмәктә җирләнгән сабыйлар

“Antiquity” журналы Мисырдагы археологик тикшеренүләр хакында хәбәр итә. Биредә археологлар еш кына балчык чүлмәкләрдә кү­мелгән мәетләргә юлыга. Озак вакыт галимнәр моны ярлы катлам кешеләренең җирләү ысулы дип уйлаган. Соңгы тикше­ре-нүләр исә бу гадәтне аерым йола-гадәтләр белән бәйли. Чүлмәкләрдә күпчелек очракта сабыйлар, җитлекми туган нарасыйлар җирләнгән, аларның сөлдәсе эмбрион формасында сакланган. Каберлекләрнең берсенең диварлары ритуаль биюләр башкаручы кеше сурәтләре белән чуарланган, андагы иероглифлар исә “чүлмәк”, “йомырка”, “туу сере” турында сөйли. Ягъни чүлмәкнең ана карынын яисә йомырканы символлаштыруы мөмкин, дип фаразлый галимнәр.

Читайте нас: