+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
27 Января 2017, 21:00

Мәгарәләрне сакларга кирәк

Башкортстан табигый байлыклары, гүзәл табигате белән дан тота. Республика галимнәре аларны ничек саклау турында баш вата. Мисалга, килә­чәк­тә Киндерле мәга­рәсе биләмәсендә “Җилем” табигать паркы ачу планлаштырыла. Би­лә­мә территориясендә Мәмбәт, Кузганак дигән биек кыялар, Уралдагы иң озын “Җиңү” мәгарәсе урнашкан. Федераль дәрәҗәдәге тагын бер уникаль объект – Аскындагы бозлы мәгарә. Андый мәгарәләр Русиядә баш­ка урында юк. Халык күп килү сәбәпле, аңа хәвеф яный. Быел анда җылылыктан саклаучы экран куярга, керү урынын төзекләндерергә җыеналар.

Читайте нас