+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
28 гыйнвар 2017, 02:00

“Нух көймәсе”нә кем эләгер?

Мәскәү дәүләт университетында дөньяда иң эре электрон гербарий булдырылган. Ягъни анда үсемлек­ләрнең сканер аша алынган электрон сурәтләре тупланган.

Бүген “Нух көймәсе” дип аталучы тере системалар депозитариеның үсемлекләр коллекциясендә Көнчыгыш Европа, Себер, Ерак Көнчыгыш, Кырым, Кавказ, Монголия, Африка һәм Көньяк Азия илләреннән 500 меңнән артык үрнәк белән танышырга була. Алар билгеле бер системага салынган, һәркайсының үз “паспорт”ы бар. Коллекциягә Интернетта Портал Гербария МГУ сылтамасы аша кереп була, бу ресурс биологлар өчен генә түгел, һәвәскәрләр өчен дә кызыклы һәм файдалы булачак.

Киләчәктә җәнлекләр, микроорганизмнарның электрон коллекцияләрен булдыру да күзаллана.
Читайте нас: