– Мин – ялдан, балалар сугыштан кайткан төсле, – ди артист үзе. – Шулай туры килде: икесе дә ялгыш тырнагын өзеп, бармагын авырттырды. Комда уйнап, тырнакларына зыян килгән, күрәсең, бармаклары шеште. Казанда хастаханәдә бәйләп куйдылар. Ә гомумән алганда, ялыбыз яхшы узды. Истәлеккә дип үземә гарәп ирләренең киемен сатып алдым. Шул киемнән шаян видео да төшердек. Быел беренче тапкыр әти-әниемне чит илгә алып барырга насыйп булды, Аллаһка шөкер. Бер атна ял күз ачып йомганчы узып та китте. Озаграк торып булмады, чөнки юбилей концертыма әзерләнәсем бар, – дип сөйли Данир Сабиров.
Билгеле булганча, 1 февральдә Данир Сабировка – 30 яшь, иҗади эшчәнлегенә исә 5 ел тула. Бу уңайдан артист Казанда үзенең иҗат кичәсен үткәрергә җыена.