+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
4 февраль 2017, 02:00

“ДДТ” Уфага кайта

Мәшһүр якташыбыз, “ДДТ” рок-төркеменең лидеры Юрий Шевчук 16 майда үзенең 60 яшьлек юбилеен билгели. Шул уңайдан ул “ДДТ”ның 35 еллык тарихы эчендә яңгыраган иң яхшы җырларыннан торган яңа концерт программасы төзеп, дөнья буенча гастрольләрен башлады. “История звука” (“Тавыш тарихы”) дип аталган ул программа төркемнең Уфада яшәү чорында (1982-84 еллар) иҗат ителеп, КГБ тарафыннан тыелган җырларын да, Ленинград – Санкт-Петербург дәверендә язылганнарын да үз эченә ала.

“ДДТ”ның 22 апрельдә Лондонда узачак концертыннан соң, 26 апрельдә данлыклы якташыбыз Уфага кайтачак һәм республиканың музыка сөючеләренә өч сәгатьлек кабатланмас тамаша бүләк итәчәк. Концерт “Уфа-Арена” спорт сараенда узачак.
Читайте нас: