+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
4 февраль 2017, 02:00

Элвин Грейның “двойнигы” “салмыш” йөри

Социаль чел­тәр-ләр аша Уфада Яңа ел бәйрәмнәрендә Радик Юлъяк­шин­ның (сәхнә тәхәл­лүсе – Элвин Грей) исерек килеш урамда йөрүе турында хәбәр таралды. “Дусты белән кибет­тән салмыш көе чыгып килә иде”, – дип язды артистның бер фанаты. Икенче берәү Радикның гомергә дә алай йөрмәвен, артистның – “двойнигы”, аңа тамчы судай охшаган кешенең Уфада яшәвен язып чыкты.

Ул кешенең исеме Денис булып, ул суйган да каплаган Элвин Грей икән. Җитмәсә, чәчен дә Радикныкы төсле итеп ясата ди.

Танылган кешеләрнең “двойниклары” булуы һич гаҗәп түгел, Америкада хәтта пластик операцияләр ясатып, йолдызларга охшарга тырышучылар да җитәрлек. Радик Юлъякшинның исерткеч эчемлекләр яратмавын исә һәр тамашачысы белә.
Читайте нас: