+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
4 февраль 2017, 02:00

Ләйсән Үтәшева белән Павел Воля Испаниядә яшәячәк

Художество гимнастикасы буенча 6 тапкыр дөнья чемпионы, данлыклы якташыбыз, Әлшәй кызы Ләйсән Үтәшева белән аның тормыш иптәше, танылган шоумен Павел Воля 2016 елның азагында даими яшәү өчен Испаниягә күченергә карар итте. Моны алар, беренче чиратта, балаларының сәламәтлегенә бәйләп аңлатты.

Өлкән уллары Робертка 14 майда – дүрт, кызлары Софиягә 6 майда ике яшь тула икән. Моңа кадәр яшь гаилә Мәскәүнең элиталы районында гомер иткән. Ләкин башкалада әледән-әле грипп эпидемияләре кабатланып торуы, һава торышының тотрыксызлыгы аларны яшәү өчен уңайлырак шартлар эзләргә мәҗбүр иткән. Ләйсән белән Павел, озак фикер алышкач, Испаниядә төпләнергә булганнар. Әйткәндәй, монда, диңгез ярында урнашкан коттеджда Ләйсәннең әнисе Зөлфиянең якын ахирәте Татьяна яши. 2012 елның 14 мартында Зөлфия ханым, йөрәге тотып, 47 яшендә вафат була. Көмәнлелегенең ике тапкырында да Ләйсән соңгы айларын нәкъ биредә үткәргән булган. Яшьләр җәйге ялларын да һәрвакыт биредә уздырган. Болар барысы да Испанияне сайларга этәргеч биргән.

Ләйсән Үтәшева белән Павел Воляның олы уллары Роберт былтыр ел ахырында балалар бакчасына йөри башлаган. Аны шулай ук бик озак сайлаганнар. Рәсми булмаган чыганаклардан билгеле булуынча, аларның чит илгә күченүенең бер сәбәбе нәкъ шуның белән бәйле. Мәскәүдә гаиләне төрле папарацилар, арзан сенсация эзләүче журналистлар эзәрлекли, алар һәрвакыт игътибар үзәгендә. Ә Испаниядә исә ватандашларыбыз үзләрен иркен тоя. Алар Русиягә бары тик вакытлыча, эш килеп чыкканда гына кайтырга җыена.

Ләйсән Үтәшева белән Павел Воля 2012 елның сентябрендә өйләнешкән иде. Никахтан соң Ләйсән православие диненә күчте. Балаларын ул АКШта, Майями шәһәрендәге бер шәхси клиникада тудыра. Әйткәндәй, аларның рәсемнәре Павелның күкрәгенә татуировка рәвешендә төшерелгән. Гаилә үзләренең шәхси тормышын күз карасы кебек саклый, хәтта балаларының фоторәсемнәрен дә социаль челтәрләргә элми.
Читайте нас: