+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
4 февраль 2017, 02:00

Ришат Төхвәтуллин “Тулпар”ны көтә

26 гыйнварда танылган җырчы Ришат Төхвәтуллин Чис­тай шәһәрендә узган концерты белән Татарстан буенча гаст­роль­­ләрен тәмамлады һәм туган якларына – Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылына ялга кайтты.

Бүген ул түземсез­лек белән “Тулпар” журналының быелгы 1нче саны чыгуын көтә. Эш шунда: “Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе Венера Мәҗитова аның үзе, әти-әнисе, абыйсы белән очрашып, “Сандугач юлы” дип аталган күләмле язма әзерләде һәм аны “Тулпар”га тәкъдим итте. Әлеге язмада Ришат Төхвәтуллинның биогра­фиясеннән аз билгеле фактлар: аның балачак шуклыклары, Октябрьский музыка училищесында төннәрен качып, затлы синтезаторда уйнарга өйрәнүе, продюсер Рифат Фәттахов белән мөнәсәбәтләре һәм башкалар укучыга ачып салына. Иң мөһиме: җырчының йөргән кызы бармы-юкмы – шушы сорауга җавап бирелә. Болар хакында сезнең дә беләсегез килсә, “Тулпар”га язылырга онытмагыз!
Читайте нас: