Болай булгач, эчмәбез инде...
Русиянең Финанс министрлыгы алкоголь продукциясенә хакларны арттырырга уйлый. Кибетләрдә ярты литр аракының минималь хакы әлегә кадәр 190 сум булса, хәзер ул 205 сумга кадәр җитәргә мөмкин. Ә менә коньякның ярты литры 371 сумнан да ким булмаячак. Министрлык моны акцизлар үсүе, электр энергиясенә, транспорт һәм башка чыгымнарга хаклар арту белән аңлата.